Бөгелмә авазы

Спорт

Грек-рим көрәше Начар ишетүчеләр интернат-мәктәбе базасында, Бөтендөнья инвалидлар декадасы кысаларында, грек-рим көрәше буенча VI традицион турнир үтте. Ул озак еллар начар ишетүче балалар белән эшләгән, әлеге мәктәп директоры Г.Закиров истәлегенә багышланды. Турнирда Чаллы, Екатеринбург, Самара, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән 40тан артык көрәшче катнашты. Кызлар арасында - А.Әхмәтшина, К.Хисмәтуллина (икесе дә Бөгелмәдән),...

Грек-рим көрәше

Начар ишетүчеләр интернат-мәктәбе базасында, Бөтендөнья инвалидлар декадасы кысаларында, грек-рим көрәше буенча VI традицион турнир үтте.
Ул озак еллар начар ишетүче балалар белән эшләгән, әлеге мәктәп директоры Г.Закиров истәлегенә багышланды.
Турнирда Чаллы, Екатеринбург, Самара, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән 40тан артык көрәшче катнашты. Кызлар арасында - А.Әхмәтшина, К.Хисмәтуллина (икесе дә Бөгелмәдән), егетләр арасында Р.Зиннуров, Н.Трофимов, Р.Гаффаров, И.Сафин, А.Аширкаев, Л.Абдуллин (бөгелмәләр), Э.Миронов (Чаллы) җиңүче булдылар. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм республиканың начар ишетүчеләр җәмгыяте кубоклары, Грамоталары, медальләре белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, муниципаль район башлыгы И.Касыймов карары белән Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәткән спортчылар акчалата бүләкләнде. Тренер-укытучылары - Р.Садыйков һәм В.Давыдов.
* * *
1-2 декабрь көннәрендә Оренбург өлкәсенең Ташла шәһәрендә грек-рим көрәше буенча С.Мамотенко ис-тәлегенә багышланган 9 нчы ачык өлкә турниры үтте.
Ярышларда "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. А.Высоцкий (2001 елгы) һәм В.Иванов
(1997 елгы) беренчелекне яуладылар. А.Соловьев (1998 елгы) - икенче, О.Сидоров (2002 елгы) өченче булдылар. Тренер-укытучылары - Л.Миннәхмәтов, А.Горохов.

Йөзү

Реклама

25 ноябрь көнне "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә йөзү буенча Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренең ачык беренчелеге үтте.
"Факел"да тәрбиләнүчеләр рәтеннән үз ераклыкларында Я.Курилюк - 1 нче, А.Грачева, А.Сабирова - 2 нче, А.Смальков, А.Федотова, А.Щербакова, М.Грачева 3 нче булдылар. Тренер-укытучылары - С.Кузнецов, С.Рузанов, З.Архипова, Т.Филатова, А.Порман.

Шашка турниры

1 декабрь көнне шәһәр-нең шахмат клубында, Бөтендөнья инвалидлар декадасы кысаларында, мөмкинлеге чикле өлкән буын вәкилләре арасында шашка турниры үтте.
Биредә Р.Богданов - 1 нче, Ф.Дәүләтшин - 2 нче, З.Таҗетдинова 3 нче булдылар. Икенче көнне шушында ук шахмат турниры үтте. Монда инде Г.Нуруллин, З.Таҗетдинов, Ф.Дәүләтшиннарга тиңнәр булмады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: