Бөгелмә авазы

Спорт

Шахмат 13 декабрьдә шахмат клубында алты ир-егет арасында ике әйләнештә (10 тур) партияне төгәлләр өчен бирелгән 1әр сәгать контроль вакыт белән шәхси беренчелек уеннары узды.

Фоат ВӘЛИЕВ.
Ун көн дәвамында барган киеренке көрәштән соң 8,5 очко туплап, "НТЭС" фәнни-җитештерү предприятиесеннән Владимир Мальцев югары бүләккә лаек булды. Аннан нибары 0,5 очкога гына калышып, "ТатНИПИнефть" хезмәткәре Рәшит Кәримов "көмеш" яулады. Өченче урында - медицина училищесыннан Рә-зин Хөсәенов, аның активында 5,5 очко.
Дзюдо
13 - 15 декабрьдә Казанда 2001 - 2002 елгы малайлар һәм кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар узды.
Илдар Фәттахов.
Безнең шәһәр данын турнирда "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Киеренке көрәш барышында тренер Илдар Фәттахов кул астында шөгыльләнүчеләр: Данил Золотухин (11 нче мәктәптән) белән Никита Богомолов (6 нчы мәктәптән) үз авырлык категорияләрендә - икенче, Данил Шәмсиев (11 нче мәктәптән) өченче урынны яуладылар. Хәзер бу спортчылар 2015 елның 20 февралендә Казанда узачак Идел буе федераль округы ярышларында катнашырга әзерләнәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: