Бөгелмә авазы

Спиннер нәрсә ул?

Соңгы вакытта "спиннер" дигән әйбер игътибар үзәгендә. Кич эштән кайтканда урамда үсмер егетләрнең аны сатып торуын күрергә мөмкин. Узып баручы әти-әниләр алар янында тукталып, озак кына сорашып тора. Баксаң, бу балалар өчен тәгаенләнгән уенчык икән. Беркөн болар юлымда янә очрады. Уенчыклар янына "нервны тынычландыра, кул моторикасын ныгыта" дигән язу да...

Соңгы вакытта "спиннер" дигән әйбер игътибар үзәгендә. Кич эштән кайтканда урамда үсмер егетләрнең аны сатып торуын күрергә мөмкин. Узып баручы әти-әниләр алар янында тукталып, озак кына сорашып тора. Баксаң, бу балалар өчен тәгаенләнгән уенчык икән.

Беркөн болар юлымда янә очрады. Уенчыклар янына "нервны тынычландыра, кул моторикасын ныгыта" дигән язу да куйганнар. Чыннан да шулаймы икән? Ата-аналар һәм укытучылар берләш­мәсенең чаң сугуын искә алып, Роспотребнадзор балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген саклау өлкәсендәге фәнни-тикшеренү оешмалары белән берлектә "модалы" уенчыкның балалар сәла­мәтлегенә йогынтысын тикшерә башлады. Санитар табиблар исә мондый уенчыкка ия булырга теләүчеләргә түбән­дә­геләрне истә тотарга куша.Спиннерны кулдан түгел, махсус кибетләрдән сатып алырга кирәк, чөнки төрле юллар аша китерелеп, төрле хак белән сатылучы спиннер тиешле таләп­ләргә җавап бирмәүче материалдан эшләнгән булырга мөмкин. Кискен химик исле һәм каты тавышлы да булмаска тиеш ул. Шундый кимче­лекләре булган спиннерны сатып алмагыз. Яктырта торган элементлы спиннерлар да була. Вак детальләргә бай уенчык бул­ганлыктан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар йотмасын, борынына тыкмасын өчен сак булу таләп ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: