Бөгелмә авазы

СПИДка каршы

Узган атнада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында "2015 елның беренче яртысына ВИЧ-инфекция мониторингы" семинар-киңәшмәсе уздырылды.

Ул видеоконференция режимында барды. Шул рәвешле, киңәшмә эшендә бөтен республика белгечләре катнаша алды. Алар арасында Россия сәламәтлек сагы идарәсе, "Роспотребнадзор" идарәсе, "Гигиена һәм эпидемиология" үзәгенең Идел буе федераль округы хезмәткәрләре, муниципаль берәмлекләрдән баш табиблар, фтизиатрлар, инфекционистлар бар иде.
Республикада ВИЧ-инфекцияне мониторинглап тору, халыкның тестлар үтүе, чирле контингентның исәптә булуы эпидемиологик хәлне тотрыклы хәлдә сакларга ярдәм иткән. Статистикага караганда, бүгенге көндә СПИД белән авыручылар күбрәк туберкулез чиреннән үлә. Шуңа күрә табиблар алдына ВИЧ-инфекция йоктыручылар арасында туберкулезны профилактикалау бурычы куелды.
СПИД белән йогышлы чирләргә каршы көрәш һәм профилактика алып бару үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин үз докладында республикадагы вәзгыятькә анализ ясады. Әлеге чир белән күбрәк 30 - 39 яшь арасындагы кешеләр авырый. Шуларның 66 проценты СПИДны җенси юл белән һәм наркотиклар куллану сәбәпле йоктырган.
Бөгелмәдә, 1999 елдан алып, 1 747 кешенең СПИД белән чирләве ачыкланган. Бүгенге көндә шәһәрдә яшәүче 845е диспансер исә-бендә тора. Быел бу чир 33 бөгелмәледә табылган. Табиб-инфекционист Валентина Әхмәтова сүзләренә караганда, иң борчу тудырган җирлек - СПИД белән авыручы йөкле хатын-кызлар. "Йөкле хатын-кызларга тиз арада исәпкә басу кирәк. Ана кеше СПИД белән чирләсә дә, әлеге авыруны балага күчермәү өчен табиблар кулдан килгән бар эшне эшләячәк. Бары вакытында табибка мөрәҗәгать итү сорала", - ди ул. Бу - СПИДны профилактикалауның бер ысулы. Белгечләр шуны ассызыклый, әлеге авыруны йоктырган кешеләр даими рәвештә медицина күзәтүе узып торырга тиеш. Медицинаның замана белән бергә атлавы көн кебек ачык. Мәсәлән, 1970 елларда әлеге авыру үлем белән бергә атласа, бүгенге көндә барысы да башкача. Кыйбатлы дарулар (ә алар чирлеләргә бушлай бирелә) ярдәмендә СПИДны "алдап" була һәм, шул рәвешле, авыруларның гомер озынлыгы күпкә арта.
СПИД белән чирләүчеләрне республикада контрольдә тотарга тырышалар, шуңа карамастан, инфекцияне йоктыручылар саны кимеми. Сак булу - һәркемнең үз ихтыярында һәм кулында. Бөгелмәләр дә моны истә тотса, яхшы булыр иде. Чөнки соңгы вакытта нәкъ менә республиканың көньяк-көнчыгышында ВИЧ йоктыру очраклары ешайган, дип ассызыклады белгечләр.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: