Бөгелмә авазы

Сорау – җавап

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органына кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар белән күп мөрәҗәгать итәләр. Һәрбер кулланучы "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Закон нигезендә үз хокукларын дауларга хаклы. Хокук бозылуларга бәйле булган, аеруча еш кабатлана торган очракларга бәйле сорауларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде. СОРАУ....

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органына кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар белән күп мөрәҗәгать итәләр. Һәрбер кулланучы "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Закон нигезендә үз хокукларын дауларга хаклы. Хокук бозылуларга бәйле булган, аеруча еш кабатлана торган очракларга бәйле сорауларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

СОРАУ. Микродулкынлы мичем ватылды. Аның гарантияле срогы чыкмаган әле, шулай да кибеттә аны Сервис үзәгенә илтергә куштылар. 12 кило авырлыктагы мичне ничегрәк илтим икән дип баш ваткан вакытта, танышларым аны Сервис үзәгеннән үзләре килеп алырга тиешлеге турында әйттеләр. Бу шулаймы?

ҖАВАП, Күләме олы булган, яисә авырлыгы 5 килограммнан арткан товарларны ремонтлау, бәясен төшерү, алыштыру өчен аларны йөртү эшен кибет, яисә Сервис үзәге үзе башкара. Бу тәртип "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 18 нче маддәсе, 7 нче пунктында каралган. Сезгә шулай да товарны илтү турында таләпне язмача күрсәтергә кирәк. Әлеге эшне алар башкармаса, яисә кулланучы яшәгән урында кибет, Сервис үзәге булмаса, әлеге товарны кулланучы үзе дә илтә ала. Бу очракта кибет я Сервис үзәге әлеге товарны илтү өчен чыккан чыгымнарны кайтарып бирергә бурычлы. Шуңа күрә товарны үзегез илткән очракта, чыгымнарны документлар белән расларга (касса чегы, товарны илткән транспорт оешмасының квитанциясен алырга онытмагыз һ.б.), сатучыларга яки Сервис үзәге хезмәткәрләренә аларның бары тик күчермәсен генә бирергә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: