Бөгелмә авазы

Сәламәтлеккә – йөз белән

Россиядә 2015 ел Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы булачак. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасы белән чыгышында хәбәр итте. Илбашы билгеләп узганча, быел сәламәтлек саклауның глобаль рейтингында Россия тәүге тапкыр имин ил дип танылган. "Бездә уртача яшәү дәвамлылыгы хәзерге вакытта 71 яшьне тәшкил итә. Якын...

Россиядә 2015 ел Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы булачак. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасы белән чыгышында хәбәр итте.
Илбашы билгеләп узганча, быел сәламәтлек саклауның глобаль рейтингында Россия тәүге тапкыр имин ил дип танылган. "Бездә уртача яшәү дәвамлылыгы хәзерге вакытта 71 яшьне тәшкил итә. Якын арада уртача гомер озынлыгын 74 яшькә кадәр арттыруга нигез бар дип саныйм, шулай ук үлем күрсәткечләрен киметүдә сыйфатлы динамикага ирешү өчен мөмкинлекләр бар дип уйлыйм", - диде В. Путин. Президент халык үлемендә төп сәбәпләрнең берсе йөрәк-кан тамырлары авырулары булуына ишарәләп, 2015 елны Йөрәк-кан тамыр-
лары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итү ниятен җиткерде.
Әлфия МОСТАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: