Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төрле илләрдә популяр тәмәке кабының бәясен һәм аннан алынган салымнар күләмен чагыштырган. Русиядә зарарлы товар иң арзаны булып чыккан, ә җитештерүчеләр түләгән салым - иң түбәне.
Мисал өчен, бер үк төрле марка тәмәке безнең илдә - 2,42 доллар, Израильдә - 7,78, Бөекбританиядә - 11, Франциядә - 7,76, Германиядә 6,45 доллар тора. Бу тәмәке кабыннан түләнгән салым бездә 47,6, Израильдә - 84,3, Бөекбританиядә - 82,2, Франциядә - 80,3, Германиядә - 72,9 процент.
Моның белән бәйле Иҗтимагый палата каршындагы Гражданнарны наркотиклардан, алкоголь һәм тәмәке бәйлелегеннән саклау буенча Координацион совет рәисе Солтан Хәмзаев "сәламәтлеккә салым" кертергә тәкъдим иткән. Тәмәке җитештерүчеләргә салым күләмен башта - тәмәке кабы бәясеннән 70 проценты дәрәҗәсендә, алга таба аны тагын да югарырак итәргә кирәк, дип саный ул.