Бөгелмә авазы

Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтә

Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтә. Иртәгә, 2 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан буенча томан, күз күреме 500 м һәм аннан да азрак тәшкил итәчәк дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил....

Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтә. Иртәгә, 2 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан буенча томан, күз күреме 500 м һәм аннан да азрак тәшкил итәчәк дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил.

Төнлә температура 4-9 градус тәшкил итәчәк, көндез иң югары температура - 12-17.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: