Бөгелмә авазы

Шулай чыныгабыз, шулай ныгыйбыз

Гыйнвар ахырында "Татнефть" җәмгыятенең Бөгелмәдәге "Татнефтеснаб" идарәсе базасында янгын сүндерү һәм коткару часте хезмәткәрләренең тактик күнегү-өйрәнү чаралары узды. Анда 64 нче һәм 21 нче янгын сүндерү-коткару частьларының шәхси составлары, объект хезмәткәрләре катнашты, янгын сүндерү техникасы җәлеп ителде. Барлык гамәлләргә ведомствоның ТР идарәсе начальнигы урынбасары, эчке эшләр полковнигы В. Салун җитәкчелек...

Гыйнвар ахырында "Татнефть" җәмгыятенең Бөгелмәдәге "Татнефтеснаб" идарәсе базасында янгын сүндерү һәм коткару часте хезмәткәрләренең тактик күнегү-өйрәнү чаралары узды.

Анда 64 нче һәм 21 нче янгын сүндерү-коткару частьларының шәхси составлары, объект хезмәткәрләре катнашты, янгын сүндерү техникасы җәлеп ителде. Барлык гамәлләргә ведомствоның ТР идарәсе начальнигы урынбасары, эчке эшләр полковнигы В. Салун җитәкчелек итте. Күзәтчеләр сыйфатында база начальнигы Н. Баһаутдинов, аның урынбасары В. Касатов, куркынычсызлык инженеры Ф. Гыйльманова, цех начальнигы В. Серебряков, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр инженеры А. Горников катнаштылар.

Бөгелмәдә "Татнефтеснаб" идарәсенең 12,5 гектар мәйданны биләүче база территориясе 21 нче янгын сүндерү частеннан 30 километр ераклыкта урнашкан. Автотранспорт керү-чыгу өчен ике юлы бар, юлларына асфальт түшәлгән, шулай ук ике тимер юл линиясе уза, аларны аркылы чыгу урыны да икәү. Биредә алты кеше эшли, төнлә территориядә кеше калмый.

Өйрәнү планы нигезендә шушы территориядә 90 квадрат метр мәйданда капчыклап өеп куелган каты ягулыкка ут кабарга тиеш. Утның складның каршы як стенасы буена тезеп куелган май тутырылган 200 литрлы кисмәкләргә күчү куркынычы яный. Янгынны автомат рәвештә сүндерү системасы юк. Уттан зыян күрүче дә юк.

Менә шул шартлы чараларны эченә алган күнегүләр вакытында дежур персоналның гамәлләре, янгын турында хәбәр бирү, кешеләрне эвакуацияләү, су сиптерү җайланмаларын тоташтыру, күчмә техникадан янгын сүндерү җиһазларын тиз арада эшкә кушу тәртибе, шартлау куркынычы туганда, шәхси составның ни эшләргә тиешлеге өйрәнелде, күнекмәләр ныгытылды.

Бу объектның янгын куркынычсызлыгы ягыннан җитди сакланылуын тәэмин иткән өчен, база җитәкчелеген һәм куркынычсызлык өчен җаваплы затларның эшен уңай яктан билгеләп үтәсе килә.

Янгын сүндерү частьлары хезмәткәрләре дә алга куелган бурычларны тиешле дәрәҗәдә башкарып чыктылар.

Артём СЕЛЕЗНЕВ,

21 нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы урынбасары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: