Бөгелмә авазы

Шәһәребезнең “резин” квартирлары

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы миграция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, С. ханымның 10 чит ил гражданинын Хмельницкий урамындагы 10 нчы йортның бер квартирына миграцион исәпкә кую факты буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ачыклануынча, агымдагы елның 27 гыйнварыннан 11 мартына кадәр, гражданка С., теркәлгән адреста яшәмәячәкләрен белә...

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы миграция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, С. ханымның 10 чит ил гражданинын Хмельницкий урамындагы 10 нчы йортның бер квартирына миграцион исәпкә кую факты буенча тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында ачыклануынча, агымдагы елның 27 гыйнварыннан 11 мартына кадәр, гражданка С., теркәлгән адреста яшәмәячәкләрен белә торып, чит ил кешеләрен, чыннан да, югарыда әйткән адреста теркәтү өчен Бөгелмәнең Калинин урамындагы миграция мәсьәләләре бүлегендә тиешле документларны тутырган. Шул рәвешле, С. Россия Федерациясенә килгән чит ил гражданнарына торак бинада фиктив төстә теркәлергә ярдәм иткән.

Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, прокуратура гражданка С.га кагылышлы материалларны Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә җибәрә.

Прокурор тикшерүе йомгаклары нигезендә, эчке эшләр бүлегендә С.га карата җинаять эше кузгатылды. Хәзер бу эш буенча тикшерү бара.

Диана ЮНЫСОВА,

Бөгелмә шәһәре прокуроры ярдәмчесе,

3 нче класслы юрист.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: