Бөгелмә авазы

Шәһәрдәшләр, ерак юлга чыгудан сакланыгыз! Буран көтелә...

Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү Идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, бүген республикада көчле буран чыгуы ихтимал.

Җил көчәя, көчле кар явачак. Болардан кала, юлларда бозлавык һәм кар көртләре күзәтелергә мөмкин. Шуңа күрә белгечләр татарстанлыларны сак булырга, ерак юлларга чыгудан баш тартырга чакыра. Юлга чыккан очракта юл йөрү кагыйдәләрен тулысынча үтәү кирәк. Начар һава торышы кичке 18.00 гә кадәр сакланыр дип фаразлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: