Бөгелмә авазы

Шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмә механика заводы эшчеләре белән очрашты

Бөгелмә механика заводының хезмәт коллективы 2015 елда башкарылган эшкә йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгелә де.


Җыелыш башланыр алдыннан шәһәр мэры Линар Закиров завод эшчеләре белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. Бөгелмәләрне, нигездә, кышкы юлларның халәте, тротуарларның булмавы, сукбай этләрнең күплеге борчый. Биредә яңгыраган һәр сорауны язып алдылар һәм тиз арада аларны хәл итәргә вәгъдә иттеләр. Заводның еллык эшенә йомгак ясап, шуны әйттеләр, ил өчен авыр икътисадый чорда да Бөгелмә механика заводының күрсәткечләре уңай. Заводның уртача еллык эш күрсәткече - 3 млрд. сум. 2015 елда завод 3,7 млрд. сумлык продукция җитештергән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: