Бөгелмә авазы

Шәһәр бассейннарында, фитнес-клубларда ярышлар һәм дәресләр үткәрү рөхсәт ителә.

Коронавирус инфекциясе аркасында үз-үзеңне изоляцияләү буенча чараларны йомшартуның яңа этабы башланды.

Спорт заллары акрынлап гадәти эш ритмына кайта башлады.

– “Роспотребнадзор” тәкъдиме һәм ТР һәм Бөгелмә муниципаль районының санитар-эпидемиология комиссиясе документлары нигезендә, безнең учреждениеләр чикләнгән режимда эшли, – дип аңлатты яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илдар Тәхиятуллин. – Ябык типтагы спорт учреждениеләрендә Россия һәм Татарстан Республикасы җыелма командаларына кергән балалар индивидуаль рәвештә шөгыльләнә. Тренер җитәкчелегендә алар үз осталыкларын камилләштерәләр. Моннан тыш, билгеле бер кагыйдәләрне үтәү шарты белән, шәһәр бассейннары да ачылды. Аерым алганда, һәр йөзүче өчен ун квадрат метр урын бирелә. Димәк, бер үк вакытта “Факел” спорт комплексында 40ка якын кеше шөгыльләнә ала, ә “Юность”та – 30. Бу биналарда бер кешегә биш квадрат метр туры килә. Уен залларында – дүрт. Әмма әлегә аларда спорт осталыгы, камиллек һәм укыту-тренировка төркемнәреннән булган егетләр генә шөгыльләнә.

Фитнес-клублар да санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү шарты белән ачылды. Шулай ук паркларда һәм ачык мәйданчыкларда дәресләр үткәрү рөхсәт ителә, әмма санитар дистанция үтәлеп, 30дан артык кеше булмаганда.

Илдар Тәхиятуллин сүзлә-реннән аңлашылганча, спорт объектлары август башында эшләрен тагын да активлаштырачаклар. Моның өчен барлык алшартлар да бар. Күптән түгел Казанга Россия Спорт министр-лыгыннан боерык килде, ул,

Роспотребнадзор” тарафыннан тәкъдим ителгән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгән шартларда, Бөтенроссия һәм халыкара ярышларны планлаштырырга һәм оештырырга рөхсәт бирә. Димәк, Татарстан хакимиятеннән һәм җирле санитария-эпидемиология комиссиясеннән күрсәтмә документлары көтәргә кирәк.

Күптән түгел төбәк операторы тәкъдиме буенча ГТО тестларын бирү яңадан башланды, ләкин шәхси тәртиптә. Хәзер сынауны узарга теләүчеләр-дән документлар кабул ителә. Мөмкин булгач та, нормативларны кабул итү массакүләм төс алачак. Кыскасы, якын арада Бөгелмәдә алты спорт мәктәбе гадәти график буенча эшли башлар һәм дәресләр билгеләнгән план буенча узар дигән өмет бар.

Бүгенге көндә “Салют” спорт-сәламәтләндерү лагеренда ял итүче  балалар тагын да отышлырак хәлдә. Бу профильле учреждениедә, ял белән бергә, актив рәвештә яшь көрәшче-ләр, акробатлар, волейболчылар һәм футболчыларның уку-тренировка җыеннары бара. Дәресләр санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү шартларында үткәрелә.

Коронавирус республика программаларын тормышка ашыру процессын тоткарлауга карамас-тан, быел Бөгелмә районында өч спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. 7нче гимназиядә – волейбол һәм баскетбол, 4нче мәктәптә – футбол газоны һәм шундый ук корылма – Соколка авылындагы гомуми белем бирү йорты территориясендә.

Рөстәм Бариев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: