Бөгелмә авазы

Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен мәгълүмати вебинарлар

Вебинар кысаларында, идарә вәкилләре салым түләүчеләрдә килеп туа торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәкләр.

Салым түләүчеләргә тулырак мәгълүмат җиткерү максатыннан, 28 октябрь һәм 12 ноябрь көнне сәгать  10.00да Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе мәгълүмати вебинарларга чакыра. Вебинар кысаларында, идарә вәкилләре салым түләүчеләрдә килеп туа торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәкләр.

Вебинарлар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

– 28 октябрьдә сәгать  10.00да «ЕНВД рәвешендәге махсус салым режимын юкка чыгару һәм салым салуның альтернатив режимнарын сайлау», «төп чараларны сайлаганда шәхси эшмәкәрләрдә салым салу базасын формалаштыру» темасына вебинар. Вебинарга сылтама: https://events.webinar.ru/3388859/6604103

– 12 ноябрь көнне сәгать  10.00да – «салым түләүләрен, иминият кертемнәрен түләү буенча кичектереп тору (отсрочка бирү) һәм дөньякүләм килешүләр төзү» темасына вебинар. Вебинарга сылтама: https://events.webinar.ru/3388859/6597559 к

Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә һәм ачылган биттә «катнашачакмын» дигән сүзгә басарга кирәк.

Россия УФНС ТР идарәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: