Бөгелмә авазы

Шимбә өмәсе

19 апрель көнне шәһәрдә җыештыру-чистарту эшләренең ничек узуы турында җаваплы зат Михаил Конков сөйләде. Көн кадагында эремәгән карны тарату, чүп чыгару һәм чистарту эшләре торган. "Дорремстрой" җәмгыяте көче белән җыйналган чүп (175 тоннадан артыграк) көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылган. Шимбә өмәсендә шәһәрдә 13 меңгә якын кеше, 22 техника берәмлеге катнашкан. Мәгариф...

19 апрель көнне шәһәрдә җыештыру-чистарту эшләренең ничек узуы турында җаваплы зат Михаил Конков сөйләде.
Көн кадагында эремәгән карны тарату, чүп чыгару һәм чистарту эшләре торган. "Дорремстрой" җәмгыяте көче белән җыйналган чүп (175 тоннадан артыграк) көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылган. Шимбә өмәсендә шәһәрдә 13 меңгә якын кеше, 22 техника берәмлеге катнашкан. Мәгариф идарәсе, урта-һөнәри уку йортлары хезмәткәрләре шәһәрне чистартуда актив эшләгән. Шул ук вакытта күп кенә сәүдә нокталары хуҗалары әлеге изге гамәлдә катнашуны кирәк дип тапмаган.
Район авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә өмәдә активлык күрсәткән. Бу атнаның пәнҗешәмбесендә, шимбәсендә - 26 апрель көнне чистарту-җыештыру эшләре дәвам иттереләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: