Бөгелмә авазы

Шимбә – куркыныч көн?

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Бөгелмә районында юл-транспорт вакыйгалары ягыннан атнаның кайсы көннәре аеруча куркыныч булуы булуы турында сөйләделәр.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Гөлнара Гыйбадуллина мәгълүматларына караганда, 2020 елның алты аенда безнең муниципаль берәмлек территориясендә 29 һәлакәт теркәлгән, аларда алты кеше һәлак булган һәм 42се яраланган. Иң күп юл-транспорт һәлакәтләре шимбә (ун), сишәмбе (алты) көннәрдә булган. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрдә – дүртәр, чәршәмбе һәм җомгада – икешәр, якшәмбедә бер һәлакәт булган..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: