Бөгелмә авазы

Шигырьләре – мәктәп дәреслекләрендә

Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларның берсе - Нур Әхъяр улы Гайсин 1914 елның 2 ноябрендә Башкортстанның Чакмагыш районы Әхмәт авылында туа.

Җиде яшендә тулы ятим калган бала туганнары тәрбиясендә үсә. 1930 елда авыл мәктәбен тәмамлаган үсмер Уфада телеграфистлар курсына укырга керә.
1933 елда Зөя (Свияжск) шәһәрендә төзелеш институты рабфагында укый, нәкъ шул чорда Нур Гайсин әдәбият дөньясына беренче адымнарын ясый. Бер
елдан ул Казанга килә һәм дәүләт педагогия институтының әзерлек курсларында укый башлый. Институтны тәмамлаган яшь белгечне Ютазы районының Кәрәкәшле авылына укытучы итеп билгелиләр. Шушы елларда яшь шагыйрьнең "Ватаным өчен", "Яшьлек таңы" дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыклары басылып чыга.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Н. Гайсин армиягә алына. Әүвәл ул зенитчы-артиллеристлар әзерли торган хәрби курсларда укый, ә 1942 елның апреленнән сугыш беткәнчегә кадәр һава оборонасы гаскәрләрендә взвод һәм зенит батареясы командиры була.
Нур Гайсин тыныч тормышта Казан татар театр училищесында уку-укыту бүлеген җитәкли һәм укытучы булып эшли. 1952 - 1953 елларда ул яңадан Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1955 елдан Н. Гайсин язучылык эше белән ныклап шөгыльләнә башлый. Әдәбият сөючеләрне шагыйрь "Айлы кичтә", "Тайгада очрашу", "Җир чәчәктә", "Өмет тулы хыялым", "Таныш моң" һәм башка китаплары белән сөендерә. Ул балалар өчен дә бик күп шигырьләр, хикәяләр, пьесалар, мәсәлләр, әкиятләр һ.б. иҗат итә. Алар арасында "Таза Мортаза" поэмасы, тәрҗемәи хәленә нигезләп язылган "Кызыл ыштанлы малай" исемле повесте бар. Аның шигырьләре, мәктәп дәреслекләренә кереп, ничәмә-ничә буын балаларны тәрбияләгән.
Болардан тыш, фронтовик шагыйрьнең яшьләргә багышланган "Давыллы көннәрдә", "Айсылуның мәхәббәте", "Ялгышу", "Югалган макет" кебек драма әсәрләре дә бар.
Нур Гайсин 1995 елның 1 декабрендә вафат булды.
Әлфинә КӘРИМОВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: