Бөгелмә авазы

Сессия узды

17 ноябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре Советларының берләштерелгән чираттагы сессиясе узды.

Сессиянең көн тәртибендә физик затларның милегенә салым салу; 2015 - 2017 елларда Бөгелмә районының социаль-икътисади үсешенә фаразлар; Бөгелмә муниципаль районының һәм Бөгелмә шәһәренең 2015 елга һәм пландагы 2016 - 2017 елларга бюджет проектлары; ике Советның да 2013 елда узган аерым сессия карарларына үзгәрешләр кертү; Бөгелмә муниципаль районының рәсми сайтына коррупциягә каршы гамәлләргә кагылышлы мәгълүматларны урнаштыру таләпләре; "ТР Бөгелмә муниципаль районы административ-техник инспекциясе" муниципаль казна учреждениесе; Бөгелмә шәһәре территориясен төзекләндерү кагыйдәләре проекты" һәм И.Ә. Касыймовка "Бөгелмә муниципаль районының мактаулы гражданины" исемен бирү турындагы сораулар каралды.
Сессия карарлары белән тулырак газетабызның икенче битендә таныша аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: