Бөгелмә авазы

Сергей Иванов татарстанлыларга республикада туризм үсеше хакында сөйләячәк

Бүген #Татарстан-Онлайн программасының турыдан-туры эфиры булачак.

Бүген, 30 июньдә, #Татарстан-Онлайн программасында туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республика халкының сорауларына онлайн режимында җавап бирәчәк, дип хәбәр итә дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

#Татарстан-Онлайн программасында Сергей Иванов тамашачыларга Татарстанда эчке туризм үсеше, шулай ук коронавирус пандемиясе вакытында туротармакның яңа программалары һәм яшәеше турында сөйләячәк.

Интернет-кулланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак, ә иң популярлар сорауларга туры эфирда ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы җавап бирәчәк.

Трансляция Татарстан Республикасының «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube социаль челтәрләрендә 12.30 да узачак.

Трансляцияне түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин булачак:

https://vk.com/video-85877975_456241464

https://ok.ru/live/2752595238582

https://www.youtube.com/watch?v=FXTYmtNdczo

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: