Бөгелмә авазы

Сайт эшли

Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклау максатында булдырылган tel.tatar.ru сайты тест режимында эшли башлады. Сайтта "2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дигән дәүләт программасын тормышка ашыру эшенең барышы турында мәгълүматлар урнаштырып барылачак. Анда шулай ук тормышка ашырыла торган чаралар турында теләгән...

Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклау максатында булдырылган tel.tatar.ru сайты тест режимында эшли башлады.
Сайтта "2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дигән дәүләт программасын тормышка ашыру эшенең барышы турында мәгълүматлар урнаштырып барылачак. Анда шулай ук тормышка ашырыла торган чаралар турында теләгән һәркем үз тәкъдимнәрен, искәртүләрен дә калдыра ала. Сайтта "Тере тел - тере милләт!" проектлар бәйгесе нигезләмәсе белән дә танышырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: