Бөгелмә авазы

Сайлау участокларының фейкларын җәмәгать видеокүзәтү үзәгендә тикшерәчәкләр

Трансляция өзлексез өч көн барачак, мәгълүмат бер ел сакланачак.

Сайлау участокларының фейкларын иҗтимагый видеокүзәтү үзәгендә тикшерәчәкләр. Бу хакта "Татар-информ" МА, ТР Иҗтимагый палатасына сылтама белән яза.

Тавыш бирүнең өч көне дәвамында күзәтүчеләр һәм журналистлар видеокүзәтүгә тулысынча ия булачак.

"Чиста сайлаулар өчен "Корпус" иҗтимагый хәрәкәте һәм "бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясе күзәтүчеләре участоклардагы камераларны күзәтеп торачак, хокук бозулар турындагы барлык хәбәрләрне тикшерәчәк", – дип билгеләп үттеләр палатада.

Трансляция өзлексез өч көн барачак, мәгълүмат бер ел сакланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: