Бөгелмә авазы

Сайлау нәтиҗәләре

Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар буенча Татарстан Республикасы 33 нче Көньяк-көнчыгыш бер мандатлы сайлау округының территориаль (округ) сайлау комиссиясе КАРАРЫ 15 сентябрь 2014 ел N 27

33 нче Көньяк-көнчыгыш бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләрен раслау турында
33 нче Көньяк-көнчыгыш бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлаучыларның тавышларын санап, алынган мәгълүматларны сайлау нәтиҗәләре турында 1 нче номерлы протоколга кертеп, Баулы шәһәре территориаль (округ) сайлау комиссиясе сайлау йомгакларын раслады һәм түбәндәге карарны кабул итте:
1. 33 нче Көньяк-көнчыгыш бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауны узган һәм дөрес дип исәпләргә.
2. 33 нче Көньяк-көнчыгыш бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләре буенча 1 нче протоколны расларга (1 нче протокол һәм таблица бирелә).
3. ТР Сайлау кодексының 96 нчы маддәсе, 2 нче өлешенә ярашлы рәвештә, депутатлыкка теркәлгән кандидат Ирек Фәрит улы Салиховны 33 нче Көньяк-көнчыгыш бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутат итеп сайланган дип танырга.
4. Теркәлгән кандидат Ирек Фәрит улы Салиховка 33 нче Көньяк-көнчыгыш бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутат итеп сайланганлыгы турында таныклык бирергә.
5. 33 нче Көньяк-көнчыгыш бер мандатлы сайлау округы буенча сайлау нәтиҗәләре турында "Бөгелмә авазы", "Бугульминская газета", "Хезмәткә дан" һәм "Ютазы таңы" газеталарында бастырып чыгарырга.
Г.Н. ИБРАҺИМОВ,
Баулы шәһәре территориаль (округ)
сайлау комиссиясе рәисе.
Г.Ф. ЗАКИРОВА,
Баулы шәһәре территориаль (округ)
сайлау комиссиясе секретаре.
Хәбәр
Баулы шәһәре территориаль (округ) сайлау комиссиясе 33 нче Көньяк-көнчыгыш бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар узуы һәм аның дөрес үтүе турында хәбәр итә.
33 нче Көньяк-көнчыгыш бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советына
депутатлар сайлау нәтиҗәләре
Гәрәев Мәхмүт Сәетович - 4 891 (8,27 процент)
Салихов Ирек Фәритович - 53 192 (89,89 процент)
Сайлаулар тәмамлану вакытына исемлеккә кертелгән сайлаучылар саны: 62 515.
Сайлауларда катнашкан сайлаучылар саны: барлыгы - 59 482; процентларда - 95,15.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: