Бөгелмә авазы

Сайлау-2016: Кандидатлар теркәлү өчен документлар тапшыра

18 июньдә Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров сайлауда катнашу өчен округ сайлау комиссиясенә документларын тапшырды. Ул Әлмәт округында "Единая Россия" партиясеннән бер мандатлылардан кандидат булып барачак 6 кеше арасыннан документларын беренче булып китерде. - Бер мандатлы Әлмәт сайлау округында кандидат булу минем өчен - бер яклап, зур дәрәҗә, икенче яклап,...

 

18 июньдә Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров сайлауда катнашу өчен округ сайлау комиссиясенә документларын тапшырды. Ул Әлмәт округында "Единая Россия" партиясеннән бер мандатлылардан кандидат булып барачак 6 кеше арасыннан документларын беренче булып китерде.

- Бер мандатлы Әлмәт сайлау округында кандидат булу минем өчен - бер яклап, зур дәрәҗә, икенче яклап, искиткеч җаваплылык та ул. Мин үзем Әлмәттә туып-үскән кеше, хәзер үк хәл итәсе бурычларны, проблемаларны, киләчәктә нинди юнәлештә эш алып барырга кирәклеген бик яхшы аңлыйм. Татарстан командасында булу - көндәлек хезмәте белән республика хакына тырышачак кешеләрнең берсе булу дигән сүз ул. Ә Татарстаныбыз тагын да үсеш алсын, чәчәк атсын өчен мин бар көчемне бирәчәкмен, - ди Ринат Хәйров.

Бүгенге көндә бер мандатлы Әлмәт округында сайлау комиссиясенә өч кандидат документларын тапшырды: Ринат Хәйровтан тыш, ЛДПР әгъзасы Валерий Алейников, коммунист Эдуард Мөхәммәтшин алар.

15 июльдә Россия Үзәк сайлау комиссиясе "Единая Россия" партиясе исемлеген раслады. Бер мандатлылардан кандидатлар округ сайлау комиссияләренә документларның беренче пакетларын шуннан соң тапшыра башлады. Закон буенча бу эш 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Теркәлү өчен документлар тапшыру ике этапта үтә. Документларның беренче пакетларын тапшыргач, 3 көн эчендә бер мандатлы округ кандидатлары махсус сайлау счёты ачалар, агитацияләү чаралары барысы да шул счёттан финанслана. Аннары инде округ сайлау комиссияләренә документларның икенче пакеты тапшырыла (бу 3 августка кадәр эшләнергә тиеш) һәм 10 көн эчендә комиссияләр кандидатларны теркәү турында карар кабул итәләр. Шулай итеп, 13 августтан да соңга калмыйча, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның тулы исемлеге билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, 27 июнь көнне "Единая Россия" федераль съезды республика партия исемлекләре буенча - 14, Татарстанның бер мандатлы округлардан 6 кандидат булырга тиешлеген раслады. "Единая Россия"нең республика партия исемлегендә беренче булып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бара.

Хәзерге чорга бер мандатлы 6 сайлау округында депутатлыкка 46 кандидат тәкъдим ителгән. Бер мандатлы округларның алтысында да парламентның - 4 һәм "Коммунисты России" һәм "Родина" партияләре үз кандидатларын тәкъдим итә. Шулай ук "Парнас" - 4, "Яблоко" - 3, "Партия пенсионеров за справедливость" 1 кандидат күрсәткән. 2 кеше сайлауларда үз-үзен тәкъдим итү юлы белән катнашырга ниятли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: