Бөгелмә авазы

Савабы бермә-бер күп булыр

Табигатьнең яңарып, матурланып киткән мизгелендә кешеләр дә аңа ярдәмгә килеп, тирә-як территорияләрне чистартырга тотына. Бу нисбәттән республика күләмендә ел саен санитар икеайлык уздырыла. Авыл-шәһәр халкы шимбә өмәләрендә эш урыннарын тәртипкә китерә. Яз шулай ук зиратка барып каберләрне чистарту, аларның тирә-ягын тәртипкә китерү чоры да. Каберләрне чистарту, яхшы сүз укып кайту...

 

Табигатьнең яңарып, матурланып киткән мизгелендә кешеләр дә аңа ярдәмгә килеп, тирә-як территорияләрне чистартырга тотына. Бу нисбәттән республика күләмендә ел саен санитар икеайлык уздырыла. Авыл-шәһәр халкы шимбә өмәләрендә эш урыннарын тәртипкә китерә.

Яз шулай ук зиратка барып каберләрне чистарту, аларның тирә-ягын тәртипкә китерү чоры да. Каберләрне чистарту, яхшы сүз укып кайту өчен бер-ике сәгать вакыт җитә. Ә савабы күпме! Ә бит кайчак: "Ничек савап эшләргә?" - дип аптырыйбыз. Ә бу савапны эзләп йөрисе юк. Әгәр якыннарыгызның каберләре белән беррәттән, инде ничә ел чистартылмаган чит каберләрне дә тәртипкә китерсәк, савабы бермә-бер күп булыр. Дөнья эше беркайчан да бетми ул. Көндәлек мәшәкатькә сылтап, мәрхүм якыннарыбызны онытырга хакыбыз юк безнең.

Әйе, май бәйрәмнәре чорында ук күңел үзеннән-үзе якыннарыбызның каберләрен зиярәт кылырга ашыга. Менә быел да күңел ярсуын басып, каберләрне чистартып, чәчәкләр утыртып кайтыр чак җитте. Май бәйрәмнәрендә зиратларда өмәләр уздыру күркәм традициягә әверелеп бара.

Редакциябезгә килеп тә, телефоннан шылтыратып та, шәһәрдә татар зиратларының торышыннан, анда тәртип юклыктан зарланулар байтак. Шуңа күрә 1 Май бәйрәмнәреннән соң, 8 майда газетабызның актив хәбәрчесе, игелек иясе Әбүзәр Әмир улы Шакиров белән шәһәр зиратларын карап кайтырга булдык.

Үзенчәлекле рейдыбызны Соколка тавындагы чагыштырмача борынгы зираттан башларга булдык. Капка төбенә килеп туктаганда, чыбык-чабык, чүп-чар төялгән "КамАЗ" машинасы кузгалып китеп бара иде. Әбүзәр абый белән икәүләп: "Афәрин! Соңгысы гына булмасын", - дип озатып, эчкә үттек. Урта яшьләрдәге бер ханым янына тукталам. "Рәхмәт, зиратның сул ягында койма буйлап утыртылган юан-юан агачларны кисеп алгач, тирә-як яктырып киткәндәй булды, - ди ул. - Уйлап эшләнмәгән эш шулай була инде, кайчандыр якыннарыбызның каберләре өстенә кечкенә агачлар утырткан идек, бүген алар иләмсез булып үсеп киттеләр. Ә бит ул кайчан да булса картаеп, каберләр өстенә авачак. Шуңа күрә мәчет әһелләре бу эшне контрольдә тотып, бу уңайдан киңәшләрен халыкка ирештереп торса, бик яхшы булыр иде". Койма буйлап ары үтәбез. Якынча 10 метр чамасы аралыкта гына да өч - дүрт урында рабицаны ертып, тишек ясалган. Мин шәхсән бу эшне вандаллык күренеше дип атадым. Зиратка хәерле гамәл кылырга килгән кеше мондый күңелсезлеккә бармас. Койма буйлап чүп өемнәре тезелеп киткән. Бөтен кеше дә барыбызның да соңгы йорты саналган зиратларны чистартырга килгәндә үзе белән транспорт алып килә алмый, араларында шактый өлкән яшьтәгеләр дә байтак. Шулай булгач, шәһәр җитәкчелегенә, атнага бер мәртәбә генә булса да, шул тирәдәге чүпләрне җыяр өчен транспорт билгеләсә була бит инде. Юк шул. Узган елдан калган өемнәр дә шактый әле анда. Монысы, беренчедән. Икенчедән, зиратка кереп, уңга таба барган саен үтеп йөрү шактый читенләшә, чөнки ул урыннар чытырманлыкка әверелеп беткән дияргә була. Ауган агачлар да шактый. Алар, шул рәвешле, үз тирәләрендәге чардуганнарны изеп бетергән.

Шул тирәдә чардуган буяп, чистартып йөрүче яшьләргә юлыктык. Бакыйлыкка күчкән туганнарына дога кылу өчен Мәскәүнең үзеннән кайтканнар икән. "Мәскәү янындагы зиратларда да ята якыннарыбыз. Ләкин җир белән күк арасы кебек, - диләр алар. - Монда ятканнарның туганнары үзләре дә күптән вафат булырга мөмкин, чөнки бу тирәдә 70 - 80 нче елларда җирләнгәннәр ята. Шуңа күрә каберләрне караучы юктыр. Өмә ясап, бу эшне башкарып чыгарга була бит. Ә биредә үтеп йөри алмаслык чытырманлык барлыкка килгән. Кабер өсләренә үсеп чыккан агач-куаклар ел саен киселеп, чистартылып торса, бу урыннар урманга әйләнмәс иде. Зиратларга карата мондый битарафлыкны җитәкчеләрнең рухи гариплеге дип атарга була". Шулай итеп, бик озак азаплансак та зиратның аргы очына барып җитә алмадык.

Аннары яңа зиратка юл алдык. Көн матур, су булып агылды ул көнне халык бирегә. Чистарталар, юалар, буйыйлар. Монда да шул бер теләк: җыелган чүпне алып китүче булсын иде.

Кайтып килгәндә, Әлмәт юлындагы зират яныннан үттек. Койма янында ике трактор, бер йөк машинасы чүп төяү белән мәшгуль. Аларга игелекле эшләренең савабын дөньялыкта күрергә язсын дияргә генә кала.
Әйе, дөнья эше беркайчан да бетми. Көндәлек мәшәкатькә сылтап, мал артыннан куып, мәрхүм якыннарыбызны онытырга беркемнең дә хакы юк.

Шуны да онытмыйк: авылмы ул, әллә соң шәһәрме, әгәр дә аның зираты карап, чистартылып тора икән, димәк, таралып-чәчелеп беткән кешеләре үз ата-бабалары каберен кадерлиләр, узганнарын онытмыйлар. Ул һәммәбез өчен иң истәлекле, изге урын булып тора.

Әлфия МОСТАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: