Бөгелмә авазы

Сатылмаган чыршыларның язмышы нинди?

Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Әлеге бәйрәмнең иң зур бизәге - чыршы. Шуңа күрә халык бу көннәрдә чыршы-нарат юнәтү белән мәшгуль. Хәер, күпләр хәзер ясалма чыршыларга өстенлек бирә.


Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, быел республикада барлыгы 18,5 мең чыршы-нарат сатарга ниятлиләр. Зур агач алып "интегергә" теләмәүчеләргә исә чыршы ботаклары тәкъдим ителә.
Чыннарына ихтыяҗ кими
Хәер, республикада чын чыршыларга өстенлек бирүчеләр саны елдан-ел кими, моның шулай булуын саннар да ассызыклый. Мәсәлән, 2013 елда Татарстанда яңа ел алдыннан сату өчен барлыгы 24 мең чыршы-нарат әзерләсәләр, узган ел бу сан 20 меңгә генә калган. Быел ул тагын да кимегән - 18,5 мең.
Ә менә сатуга чыгарыла торган чыршы ботаклары саны шактый арткан. 2013 елда республика халкына барлыгы 39,5 тонна шундый "букет" тәкъдим ителсә, быел ул 54 тонна (!) тәшкил итә.
Чын чыршыларга ихтыяҗ кимүне белгечләр халыкның ясалмасына өстенлек бирә башлавы белән аңлата. Ясалма чыршы белән сату итүче эшкуарлар да моның белән килешә.
- Мин ясалма чыршы сату белән инде 6-7 ел шөгыльләнәм. Дөресен генә әйткәндә, аларга ихтыяҗ елдан-ел арта. Мәсәлән, 2013 елда яңа ел алдыннан 450 ясалма чыршы сатсам, узган ел бу сан якынча ике тапкырга артты. Быел исә ясалма чыршыга өстенлек бирүчеләр тагын да күбрәк булыр дип уйлыйбыз, - ди малтабар Алексей Владимиров.
1 гыйнварда кирәге бетә
Республиканың «Шәһәр яны» урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев тә әлеге фикер белән килешә. Аның сүзләренчә, чын чыршыга өстенлек бирүчеләр елдан-ел кими.
- Бу - бик сөенечле күрсәткеч. Шәхсән мин үзем "ике атналык матурлык" өчен агачларны әрәм итү яклы түгел. Шуңа күрә без аларны билгеле бер күләмдә генә әзерләргә тырышабыз. Быел якынча 1300 чыршы сатарга ниятлибез, - ди Илнур әфәнде.
Җитәкче сүзләренчә, күпләр урманчылыклар турында "чыршы сатып, акча эшләргә телиләр", дип уйлый. Тик бу алай түгел.
- Чыршы сатып кына акча эшләп булмый. Шуңа күрә ниндидер табыш турында сүз дә булуы мөмкин түгел. 15-20 ел буе үскән чыршыларны бер дә кисәсе килми бит. Мәсәлән, Казанга аларны башка төбәкләрдән дә шактый китерәләр. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: агачларның күбесе шунда ятып кала. 1 гыйнварда алар беркемгә дә кирәк түгел инде... Мондый күренештән йөрәгем сыкрый. Шуңа күрә халыкны ясалма чыршыга өстенлек бирергә чакырам, - ди Илнур Кәшәфиев.
Артыгын - терлекләргә
Чыннан да, алдан әзерләнгән чыршылар сатылмый калса, аларны кая куярга соң? Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте җитәкче Рәисә Гәрәева сүзләренчә, республикада чыршыларны билгеле бер күләмдә генә кисәргә тырышалар. Шуңа күрә яңа ел агачлары күпләп кала дип булмый. Хәер, андый очраклар да юк түгел, билгеле. Андый чыршы-наратларны социаль учреждениеләргә, балалар бакчаларына бүләк итәләр икән.
Авыл җирлегендә исә артып калган чыршыларны малларга ашату өчен фермер хуҗалыкларына бирәләр.
- Чыршыдан ылыслы-витаминлы он әзерлиләр. Яшь бозаулар өчен бу аеруча файдалы. Шуңа күрә ылыслы агачларга ихтыяҗ зур, - ди Чирмешән районы урманчылык хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Шамилов.
Быел районда барлыгы 400 чыршы сатарга ниятлиләр. Аларның бер өлеше Казанга җибәрелгән инде. Шунысы мөһим: агачларны беткәннән-беткәнгә, кирәк кадәр генә кисәләр...
- Бүгенге көндә 74 чыршы гына сатылды әле. Аларның гомуми бәясе 25 мең сум тәшкил итте, - дип ассызыклады җитәкче.
Альберт Шамилов сүзләренчә, районда рөхсәтсез чыршы кисү очраклары бөтенләй теркәлми икән. Соңгы елларда халыкның яңа ел агачларына булган карашы шактый үзгәргән. Алар урманга килеп чыршы кискәнче, әзер агачны сатып алуны хуп күрә.
Чыршының быелгы бәяләренә килгәндә, ул якынча 250-300 сум тәшкил итә. Ылыслы агачларга бәя аларның биеклегеннән чыгып куела. 3 метрлы чыршының хакы 600 сумга да җитәргә мөмкин.
Яңа ел чорында чыршы сату белән законсыз нигездә шөгыльләнүче "эшмәкәрләр" дә пәйда була. Аларга махсус административ штрафлар каралган. Шул рәвешле, физик затларга - 1-3 мең, рәсми затларга - 5-10 мең, ә юридик затларга 20-50 мең сум акча түләргә туры киләчәк. Әгәр дә алар мондый хокук бозулар өчен тагын бер мәртәбә тоткарланса, штраф күләме берничә мәртәбәгә арттырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: