Бөгелмә авазы

Саннар белән уйнамаска!

2014 елда республикада күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча эш 50 проценттан артыкка төгәлләнгән. 13 июнь көнне узган эшлекле киңәшмәдә сүз быел гамәлгә ашырылырга тиешле 11 программа буенча эшнең торышы, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять турында барды.

Капиталь ремонт
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, быелгы капремонт программасына кертелгән 793 йортның 792сендә эш бара. 11 июньгә Дәүләт торак инспекциясе 2,46 миллиард сумлык башкарылган эшләр актын кабул иткән (планның 52,59 проценты).
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак инспекциясен капиталь ремонт буенча эшләрнең үтәлүен игътибар белән күзәтергә, муниципалитет башлыкларын дөрес мәгълүматлар бирергә өндәде. "Капремонт буенча саннар белән уйнамагыз, алдамагыз, барыбер эшләр сентябрьгә тәмамланган булырга тиеш", - диде ул муниципаль берәмлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Мәктәпләрне төзекләндерү эшләре 2014 ел программасына кертелгән барлык 159 объектта да бара. Билгеләнгән акчаларны үзләштерү 67 процент тәшкил итә. 8 мәктәптә эшне төгәлләргә дә өлгергәннәр инде.
Президент муниципалитет башлыкларының мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасында катнашырга кирәклеген искәртте. "Без аерым бер эшләрне генә финанслыйбыз, муниципалитетлар исә мәктәпләрне төзекләндереп бетерүгә өстәмә акча җәлеп итү юлларын эзләргә һәм табарга тиеш, - дип белдерде ул. - Иганәчеләрне, мәктәпне тәмамлап чыкканнарны, шул мәктәпләрдә укучы балаларның әти-әниләрен чакы-
рырга кирәк. Һәм без ахырдан капремонт нәтиҗәләре буенча кемнең күбрәк булышуын күрсәтергә, бу кешеләрне билгеләп үтәргә тиеш".
Авыл хуҗалыгы
"Соңгы көннәрдә республика территориясендә яңгырлар явып узуга да карамастан, кырларда барыбер хәл һаман да катлаулы", - дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов киңәшмәдә чыгыш ясап. Министр сүзләренчә, көтелгән яңгырлар республикада төрле интенсивлыкта булган. Түбән Кама һәм Чүпрәле районнарында яңгыр гомумән дә яумаган. "Тулаем алганда, кырларда дымлылык әле һаман идеаль дәрәҗәдән ерак, - ди министр. - Без язгы культуралар уңышының бер өлешен югалттык инде, ләкин тукландыру эшләрен дәвам итәргә кирәк".
Республика хуҗалыкларында 1 баш шартлы терлеккә уртача 4,7 центнер азык калган, быел 50 мең тонна печән, 120 мең тонна сенаж әзерләнгән: 1 баш шартлы терлеккә нибары 1,2 центнер мал азыгы дигән сүз бу.
Сөткә сатып алу бәяләренең отышлы булуы хуҗалыкларның табышын күпмедер арттырган. Марат Әхмәтов сүзләренчә, ел башыннан республикада 460 мең тонна сөт савып алынган (үткән ел күләменнән 2 процентка күбрәк). Табыш 8 миллиард сумнан арткан (үткән елның шушы чорыннан 3 миллиард сумга артыграк).
Әлфия МОСТАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: