Бөгелмә авазы

Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясенә - 20 ел

22 сентябрьдә Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясенә 20 ел тулды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татар автономиясе Санкт-Петербургта теркәлгән беренче автономия була. Җәмәгать оешмасы өчен 20 ел - шактый зур эшләр башкарылган тулы бер гомер ул. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары тарихи масштабтагы һәм мәдәни тормышта мөһим...

22 сентябрьдә Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясенә 20 ел тулды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар автономиясе Санкт-Петербургта теркәлгән беренче автономия була. Җәмәгать оешмасы өчен 20 ел - шактый зур эшләр башкарылган тулы бер гомер ул. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары тарихи масштабтагы һәм мәдәни тормышта мөһим вакыйгалар башкарды.

Татар мәдәниятен, туган телне, халкыбыз йолаларын, милли бәйрәмнәрне саклауда һәм үстерүдә зур тырышлык куйдылар һәм ул эш дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: