Бөгелмә авазы

Салым акчасын ничек кайтарырга?

Салымнан акчалар кайтару турында күпләрнең ишеткәне булса да, кайберәүләр бар нечкәлекләрен аңлап бетерми, ә кемнәрдер бу хакта бөтенләй белми. Укучыларыбыз, салым турында кызыксынып, редакциягә еш мөрәҗәгать итә. без Татарстан буенча федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин белән салымнан акча кайтару турында сөйләштек.

Россия Федерациясе Салым кодексынын 21нче маддәсе нигезендә физик затлар билгеләнгән тәртиптә салым ташламаларыннан файдалану хокукына ия. Салым кодексының, 218-221нче маддәләре буенча керемнән тотыла торган салым базасын 13 процентлы ставка белән исәпләгәндә, салым чигерүләре каралган.
Халык арасында еш таралганнары – социаль (белем алу, дәвалану өчен тотылган чыгымнардан), мөлкәт (фатир, бүлмә, йорт сатып алу чыгымнарыннан) салым чигерүләре. Һәрберсен аерым аңлатып үтик.


Дәвалану чыгымнары буенча социаль салым өлешен кайтару

Бездә медицина бушлай булса да, кайчакта шәхси клиникаларга мөрәҗәгать итәргә, дәвалану, операция өчен шактый гына акча түгәргә туры килә. Халыкка ярдәм итү максатыннан, дәүләт сәламәтлекне яхшырту өчен тотылган акчаларның 13 процентын кире кайтару мөмкинлеген бирә. Дөрес, һәр дәвалану төре өчен салым чигерүе каралмаган. Медицина учреждениеләре салым инспекциясе өчен номер һәм штамп сугылган билгеле бер үрнәктәге белешмә бирә. Анда 13 процентын кайтарып була торган медицина хезмәтләре генә күрсәтелә. Әйтик, кеше шифаханәдә ял итте ди, ул бары декларацияләнә торган медицина хезмәтләре өчен генә салым акчасын кайтара ала. 13 процент юлламаның тулы суммасыннан исәпләнми.

Кирәкле документлар

Медицина учреждениесе белән килешү, дәваланган өчен түләү квитанциясе, медицина учреждениесенең лицензиясе, эш урыныннан 2-НДФЛ белешмәсе, паспорт, банкта ачылган исәп счеты номеры, шул банкның реквизитлары, 3-НДФЛ буенча салым декларациясе (дәвалану төренә карап, өстәмә документлар таләп ителергә мөмкин).

Истә тот!

Әгәр дә ике төрле социаль салым чигерүеннән файдаланырга туры килсә, әйтик, белем алу һәм дәвалану өчен тотылган акчаларны алырга уйлыйсыз ди, бер елга бары 120000 сумнан гына салым кайтарырга була. Дөрес, дәвалануга килгәндә, Россия хөкүмәте тарафыннан расланган исемлеккә кергән кыйммәтле медицина хезмәтләренә тотылган чыгымнарга социаль салым чигерү күләме чикләнмәгән.

Кеше шифаханәгә 50 меңлек юллама алды ди. Ул 25 меңлек медицина хезмәтләреннән файдаланса, калган сумма ашау, яшәү, башка кирәк-яраклар өчен тотылса, 13 процент салым бары декларацияләнә торган хезмәтләр өчен кулланылган 25 меңнән генә кайтарыла, ягъни 3250 сумны кире кайтарырга була.

Уку өчен чыгымнар буенча социаль салым өлешен кайтару

Кеше белем алганы өчен тотылган акчаның 13 процентын кайтарырга хокуклы. Шулай ук түләүле мәктәпләр, чит телләргә өйрәтә торган түләүле курслар, машина таныклыгы алу өчен автомәктәптә уку, квалификацияне күтәрү өчен белемне тирәнәйтү, балалар өчен спорт секцияләре, музыка, сәнгать мәктәпләре, төрле түгәрәкләр өчен тотылган чыгымнарның да 13 процентын кайтарырга була. Монда төп шарт: әлеге белем бирү оешмаларының лицензиясе һәм ул уку йорты белән килешү төзелгән булырга тиеш.

Укырга түләгән акчагызның 13 процентын һәр елны кайтарырга була. Шунысы да бар: бары тик соңгы өч ел укыганга түләгән акчадан гына процентлар алырга мөмкин. Әгәр бишенче ел белем аласыз һәм бер тапкыр да салым кайтармагансыз икән, димәк, соңгы өч елга гына акчаны кайтара аласыз, беренче елыгыз «янып кала» дигән сүз. Кеше берничә уку йортында белем алса да, салым акчасын кайтара ала, әмма бары тик 120 мең сумнан гына, ягъни 15 600 сум дигән сүз. Укучы өчен аның әти-әнисе акча кайтарганда, һәр баласына йә опекунга алган улына, кызына 50 меңнән генә салым алырга хаклы. Бу – бер балага 6 500 сум дигән сүз.

Кирәкле документлар

Уку йорты белән килешү, уку йорты лицензиясенең күчермәсе, укыган өчен түләгәнлеккә квитанция, 2-НДФЛ белешмәсе, паспорт, 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясе, банкта ачылган исәп счеты, шул банкның реквизитлары (белем алу төренә карап, өстәмә документлар кирәк булырга мөмкин).

Әйтик, балагыз институтта ел саен 40 мең сум түләп укый ди. Сез аның укуы өчен бер елга тотылган акчаларның 13 процентын, ягъни 5200 сумын кайтара аласыз. Икенче балагызны түләп укытсагыз, аның өчен дә шул ук сумманы кайтарырга була. Ә үзегез белем алсагыз, салымны 120 мең сумнан кайтара алсыз, ягъни 15 600 сум.

Торак өчен салым акчасын кайтару

Бу – иң четерекле, катлаулы салым кайтару төре. 2014 елдан бу өлкәдә кагыйдәләр үзгәрде. Элек кеше үз гомерендә бер генә объекттан бер тапкыр мөлкәт өчен салым кайтара алса, 2014 елдан соң берничә объекттан да салым кайтарырга була, бары мөлкәт өчен тотылган чыгымнар гомуми алганда 2 миллион сумнан артмаска тиеш. Закон буенча, салым чигерүләрен тулысынча файдаланмаган очракта, аны икенче торак сатып алганда да кулланырга була. Кызганыч, әмма беренче торагыңны 2014 елга кадәр сатып алган һәм салым чигерүләреннән инде бер тапкыр файдаланган булсаң, ул торак 2 миллион сумнан арзанрак торса да, салым «иске» кагыйдәләр буенча исәпләнә. Ягъни кешенең мөлкәт өчен салым кайтару мөмкинлеге башка юк.

Теләсә нинди торак объекты өчен – шәхси йортмы, фатирмы, бүлмәме, төзелеш өчен бирелгән җир участогына тотылган чыгымы – салым кайтарырга мөмкин. Торак кредитка алынганда, процент күләме дә исәпкә алына. Дәүләт программалары буенча чигерелгән субсидияләр, мәсәлән, ана капиталы суммасы фатир бәясенә кертелми, салым чигерүләрен санаганда да исәпкә алынмый.

Кирәкле документлар

Паспорт, банкта ачылган исәп счеты, банк реквизитлары, торакка документлар, түләү квитанцияләре, ИНН, 2-НДФЛ белешмәсе, 3-НДФЛ формасындагы салым декларациясе, язылышу турында таныклык, торакта башкаларның да өлеше булган очракта, моны раслый торган документлар (һәр гаилә өчен документларның тулы исемлеген теркәлү урыны буенча салым инспекциясе бүлегеннән белешергә була).

 

Әйтик, 2014 елда сез 1 миллон 800 мең сумга фатир сатып алдыгыз ди. 453 мең ана капиталын да фатир өчен түләүгә кулландыгыз дип саныйк. Мөлкәт буенча салым чигерүен исәпләү өчен 1 800 000 – 453 000 = 1 347 000 сум килеп чыга. Менә шул сумманың 13 процентын кайтарырга мөмкин. 1 347 000 сумның 13 проценты 175 110 сум килеп чыга. Калган сумманы икенче объект өчен салым кайтарганда файдаланырга була.

Икенче мисал

2014 елда 1 500 000 сумга фатир сатып алдыгыз ди. Бу сумманың 13 проценты 195 000 сум була. Сез аны кире кайтара аласыз. Бер кеше үз гомерендә иң күбе 260 мең сум мөлкәт салымы кайтарырга хокуклы, 260 000 – 195 000 = 65 000. Димәк, сезнең әле тагын файдаланмаган 65 мең сумыгыз бар. Икенче объект сатып алганда, бу сумманы кайтарып була.


Салым кайтару буенча 5 сорауга ҖАВАП
 
1. Бала өчен әти-әнисенә мөлкәт салымын кайтарырга ярыймы? Бу очракта бала башка беркайчан да салым кайтара алмыймы?
Салым кодексы 220нче маддәсе 6нчы пункты нигезендә, 18 яшькәчә балалары өчен салым түләүче һәр әти-әни мөлкәт салымын кайтара ала. Милек 2014 елдан соң алынган булса, бала милектән салым чигерү хокукын югалтмый, 18 яшь тулганнан соң, үзе фатир сатып алган очракта, 13 процент салымны кайтарырга хокуклы. Бер кеше башына салым бары 2 миллион чыгымнан исәпләп кенә кайтарыла, ягъни салым чигерүе 260 мең сумнан артмаска тиеш.

2. Торак өчен салымны фатирга түли башлаганнан соң өч ел эчендә кайтарырга кирәк дип ишеткәнем бар. Бу нәрсәне аңлата?
Салым кодексы 78нче маддәсенең 7нче пункты нигезендә, торак өчен түләгән сумманың 13 процентын кайтару өчен, гаризаны соңгы өч ел өчен генә тапшырырга була. Әйтик, фатирны 2014 елда ук алдыгыз ди, ә салымны бары быел гына кайтарырга уйласагыз, акчаларны 2015, 2016, 2017 еллар өчен генә алачаксыз.

3. «Черновой отделка», ягъни төзелеш эшләре ахыргача төгәлләнеп бетмәгән фатир алган очракта, тотылган чыгымнар өчен акчаны кайтарырга буламы?
Әйе, мондый очракта төзелеш материалларына тотылган чыгымнар да исәпкә алына. Россия Финанслар министрлыгы аңлатмасы буенча, Росстандарт карары белән расланган хезмәтләр: штукатурлау, эретеп ябыштыру, агач эшләре, тәрәзә куйдырулар өчен тотылган чыгымнардан да салым кайтарырга була. Ә менә ут чыбыклары сузу, розеткалар куйдыру, җиһазлар бу исемлеккә керми. Аларга киткән акчадан процентлар кайтарып булмый.

4. Салым күпме вакыт эчендә кайтарыла?
Дәүләт тарафыннан билгеләнгән вакыт буенча документларны тикшерү өчен иң күбе өч ай таләп ителә, аннары акчаларны гариза тапшыручының исәп счетына күчерү өчен тагын бер ай тирәсе вакыт сорала. Нәтиҗәдә акчалар салым инспекциясенә мөрәҗәгать иткәннән соң уртача алганда дүрт ай эчендә күчә. Салым акчасын кайтыру өчен, яшәү урыны буенча салым органнарына яки эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

5. Салым ничек түләнә?
Әйтик, сез 2017 елда аена 40 мең сум акча алып эшләдегез ди. Закон нигезендә, хезмәт хакыгызның 13 проценты салым органнарына күчеп бара. Бу – елына барлыгы 62 400 сум акча дигән сүз. Налог тотып калына торган төрле бәйгеләрдә җиңеп откан матди «бүләкләр» дә исәпкә алына. Торак сатып алган очракта, сез аның 2 миллионыннан 260 мең сумын кайтара аласыз. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: бер елга бары тик салым органнарына күчкән сумма, ягъни бу мисал очрагында 62 400 сумны гына кире кайтарып була. Калган сумманы киләсе елларда алу мөмкинлеге бар.

Фото: prosobstvennost.ru

http://shahrikazan.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: