Бөгелмә авазы

Салымны вакытында түлә!

Хөрмәтле гражданнар! Физик затлардан алына торган милек салымнарының бюджетка вакытында килеп ирешүен тәэмин итү максатында, Россия Федераль салым хезмәте Татарстан идарәсе агымдагы елның 1-30 октябрендә "Салымыңны вакытында түлә!" дигән айлык уздыра.

2011 ел өчен милек салымнарын (физик затларга салына торган милек, транспорт һәм җир салымнарын) түләү вакыты, салым турындагы законнардагы үзгәрешләр нигезендә, 2012 елның 31 октябрендә төгәлләнә.

Салым инспекциясе түләүләрне соңгы көнгә калдырмаска киңәш итә. Берьюлы өч төрле салым түләргә туры киләчәген күздә тотып, үзегезнең бюджетны алдан ук планлаштырыгыз һәм салымнарны вакыты чыкканчы, ягъни 1 ноябрьгә кадәр түләп бетерегез.

Реклама

Исегезгә төшерәбез: салымнарны барлык банклар бүлекчәләрендә терминаллар, яисә "Электрон Татарстан" инфоматлары ярдәмендә түләргә мөмкин. Салым түләгән өчен комиссия алынмый. "Физик затларның шәхси кабинеты" ияләре, әгәр алар "Сбербанк", "Пром-связьбанк", "Газпромбанк", "АТБ банк", "СБ банк", "ВПБ", "Киви банк", "ПСКБ банкы" клиентлары икән, салымнарын өйдән чыгып тормый гына Интернет-сервис аша түли алалар.
Бүген эшләргә мөмкин булган эшне иртәгәгә калдырмагыз!

12 һәм 13 октябрь көнне Сезне Ачык ишекләр көненә чакырабыз! Физик затлар белән эшләүче операция залы 12 октябрьдә - 8-19; 13 октябрьдә 9-16 сәгатьтә эшлиячәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: