Бөгелмә авазы

Салымнарын түләделәр

Прокуратура "ярдәмгә килгәч", җаваплылыгы чикләнгән "Бөгелмә "Нефтеавтоматика" тәҗрибә заводы" җәмгыяте дәүләткә булган салым бурычын тулысынча түләде. Төрле дәрәҗәдәге бюджетларга күчерелә торган салымнарга кагылышлы законнарның үтәлешен Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы 17 нче районара салым инспекциясе хезмәткәрләре белән бергәләп тикшерделәр. РФ Салым кодексының 77 нче маддәсе нигезендә...

Прокуратура "ярдәмгә килгәч", җаваплылыгы чикләнгән "Бөгелмә "Нефтеавтоматика" тәҗрибә заводы" җәмгыяте дәүләткә булган салым бурычын тулысынча түләде.

Төрле дәрәҗәдәге бюджетларга күчерелә торган салымнарга кагылышлы законнарның үтәлешен Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы 17 нче районара салым инспекциясе хезмәткәрләре белән бергәләп тикшерделәр.

РФ Салым кодексының 77 нче маддәсе нигезендә салым органнары, бурычны кайтарып алу максатында, бурычлы салым түләүченең милегенә арест сала ала, әмма моның өчен прокурорның рөхсәте кирәк. Арест - салым түләүче вакытлыча үз милегенә булган хокукын югалита дигән сүз ул. Бурычлар түләнеп бетсә, аңа милектән файдалану хокукы кире кайтарыла.

- Тикшерү барышында җаваплылыгы чикләнгән "Бөгелмә "Нефтеавтоматика" тәҗрибә заводы" җәмгыятенең салым һәм пенялары буенча дәүләткә 595 мең сумнан артык бурычы булу ачыклады. Салым бурычларын кайтарып алу максатыннан, прокуратурада предприятие милегенә арест салу турында карар кабул ителде. Шуннан соң предприятие салым бурычларын тулысынча түләде һәм аның милегенә салынган арест гамәлдән алынды, - дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары, юстиция советнигы Р. Таҗиев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: