Бөгелмә авазы

Салкыннар сыный

Татарстан Республикасы территориясендә тоташка бик түбән температуралы метеорологик шартлар хакимлек итә. Шуңа бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы ТР ЮХИДИ идарәсе автомобиль хуҗаларына машинада йөрүләрен мөмкин кадәр чикләүне үтенеп мөрәҗәгать итә, бигрәк тә торак пунктлардан читкә чыгып китүләрне туктатып торсагыз иде. Инде машина белән юлга чыкмый калып булмый икән, багажнигыгызда...

Татарстан Республикасы территориясендә тоташка бик түбән температуралы метеорологик шартлар хакимлек итә.
Шуңа бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы ТР ЮХИДИ идарәсе автомобиль хуҗаларына машинада йөрүләрен мөмкин кадәр чикләүне үтенеп мөрәҗәгать итә, бигрәк тә торак пунктлардан читкә чыгып китүләрне туктатып торсагыз иде.
Инде машина белән юлга чыкмый калып булмый икән, багажнигыгызда көрәк, аркан, аккумуляторга зарядка бирү үткәргечләре, җылы киемнәр, тәрәзәләрне юдырту өчен туңмый торган сыеклык, пыяла чистартырга запас щеткаларыгыз булсын. Машинагызның ягулыгы да җитәрлек булырга тиеш.
Алда бара торган транспорт чарасы белән ике арада куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек урын калдырыгыз, каршы хәрәкәт юлына чыгудан сак булыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: