Бөгелмә авазы

Саксызлык бәласе

26 июль көнне көндезге сәгать 11 тулып килгәндә Бөгелмәнең Комсомол урамындагы 9 нчы, Циолковский урамының 15 нче йортлары ишегалдындагы сарай яну турында хәбәр килә. Вакыйга урынына шунда ук янгын сүндерүчеләр, "Бөгелмәгаз", электр челтәре, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, Ашыгыч медицина ярдәме машинасы җибәрелә. Ут 150 квадрат метр мәйданны биләгән, бер түбә...

 

26 июль көнне көндезге сәгать 11 тулып килгәндә Бөгелмәнең Комсомол урамындагы 9 нчы, Циолковский урамының 15 нче йортлары ишегалдындагы сарай яну турында хәбәр килә.

Вакыйга урынына шунда ук янгын сүндерүчеләр, "Бөгелмәгаз", электр челтәре, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, Ашыгыч медицина ярдәме машинасы җибәрелә.

Ут 150 квадрат метр мәйданны биләгән, бер түбә астында 8 сарайны берләштергән төркемнең 6 х 3 метрлы такта сараенда чыккан.

4 минут дигәндә килеп җиткән янгын сүндерүчеләрне сарай хуҗалары каршы ала, ә ут инде бу вакытта эчтә дә, түбәдә дә дөрли торган була, аннан терәлеп урнашкан башка сарайларга таралу куркынычы да яный.

Янгын сүндерүчеләр санаулы минутлар эчендә утны "йөгәнләп", тагын берничә мизгелдән аны сүндерәләр. 18 квадрат метр мәйдан аерата зыян күрә: сарайның түбәсе, эчке яклап стенасы яна.

Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән тикшерүчесе Дмитрий Артемьев әйтүенчә, бәла билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә чыккан. Җәйге эссе көннәрдә бу мәсьәләдә аеруча уяу булу сорала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: