Бөгелмә авазы

Сакланып йөрсәң дә, таманга туры килә

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә быел җиде айда 40 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 7 кеше үлгән һәм 60 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Халыкта “Сакланганны Алла саклар” дигән әйтем бар. Хәрәкәт аеруча актив булган җәйге юлларда сакланып кына йөрсәң дә, бик таманга туры килә. Агымдагы елның җиде аенда юлларда нинди хәлләр булган – бу язма шул хакта.

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә быел җиде айда 40 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 7 кеше үлгән һәм 60 кеше тән җәрәхәтләре алган.  

Һәлак булучыларның күбесенең гомерләре гыйнвар-февраль айларында федераль автомобиль юлларындагы вакыйгаларда өзелгән (4 кеше).

Транспорт чараларын йөртүчеләр юллардагы авария хәленә хәлиткеч йогынты ясаган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре: юл йөргәндә чират тәртибен сакламау, хәрәкәт вакытында транспорт чарасының дөрес урнашмавы, дистанцияне дөрес сайламау, интервал кагыйдәләрен бозу, светофор сигналына җитди игътибар бирмәү, җәяүлеләр кичүе урыннарында кагыйдәләрне бозу, узып китү тәртипләрен санга сукмау, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу һ.б.

Агымдагы елның 7 аенда җәяүлеләр катнашында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике җәяүле үлгән һәм 8 кеше җәрәхәтләнгән. Кеше тапталуның  7 очрагы  шәһәрдә булган, һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, җиде кеше тән җәрәхәтләре алган. Шуларның берсе җәяүлеләр өчен көйләүле кичүдә теркәлгән, ике җәяүлене исә тротуарда бәрдергәннәр, Бөгелмә-Урал автомобиль юлындагы һәлакәттә тагын бер кешенең гомере өзелгән.

Җәяүлеләр гаебе белән барлыгы 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше үлгән һәм өч кеше имгәнгән, җәрәхәтләр алган. Аның төп сәбәпләре: юлны аркылы чыгасы булмаса да, машина юлында басып тору, юлны тиешсез урында аркылы чыгу. Үткән елның шул ук чорында җәяүлеләр гаебе белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше үлгән, икесе имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган булган.

Балалар катнашында булган 5 юл-транспорт вакыйгасында балигъ булмаган 6 бала яраланган. Ике бәла федераль әһәмияттәге автомобиль юлында килеп чыккан, икесе – торак пунктлар территориясендә (Бөгелмә шәһәрендә, Зеленая Роща авылында).

Хөрмәтле җәяүлеләр! Юлда иминлек юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә турыдан-туры бәйле. Үзегезне саклагыз! Бердәнбер саклану чарасы – юл хәрәкәте кагыйдәләрен тиешенчә үтәү ул!

Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Үз гаиләгезгә, башкаларга да кайгы китермәгез. Акыллырак булыгыз, бер-берегезне ихтирам итегез. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклап кына йөрегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: