Бөгелмә авазы

Сак булыгыз! Шомафилар шома алдый

"Бозымны бетерәм", "Күз тиюне дәвалыйм" дип тәкъдим итүчеләрнең нинди төр алдау юлына басканнары турында шушы җөмләләре үк аңлатып тора. Кемдер урамда, яисә квартирыгызның ишек кыңгыравына басып, шундый тәкъдим белән сүз башлый икән, белеп торыгыз, алар - мошенниклар! Корбанының һушын алу өчен алар "сезгә коточкыч куркыныч дәрәҗәдә бозым эшләгәннәр, аннан кичемәстән...

"Бозымны бетерәм", "Күз тиюне дәвалыйм" дип тәкъдим итүчеләрнең нинди төр алдау юлына басканнары турында шушы җөмләләре үк аңлатып тора. Кемдер урамда, яисә квартирыгызның ишек кыңгыравына басып, шундый тәкъдим белән сүз башлый икән, белеп торыгыз, алар - мошенниклар!

Корбанының һушын алу өчен алар "сезгә коточкыч куркыныч дәрәҗәдә бозым эшләгәннәр, аннан кичемәстән арынырга кирәк" дигән һ.б. шуның ише хәбәр әйтәләр. Шул ук вакытта, ышанычыгызны яулар өчен, сезгә исем белән дәшәргә, таныш-белешләрегез, яисә туганнарыгыз турында да бер-ике мәгълүмат кыстырып җибәрергә мөмкиннәр. Ышанмагыз, бу бернинди дә гайре табигый сәләт түгел, ә шомафиларның бик оста туплаган мәгълүматы гына.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Интернет аша акча күчермәгез, "бөтендөнья челтәре" отыш уеннарында катнашмагыз, кайдадыр катнашып, нидер отуыгыз турында хәбәр килсә дә, ышанып, акчалар күчерә күрмәгез.

Хөрмәтле пенсионерлар! Өегезгә килеп, үзләрен социаль хезмәткәр, банк вәкиле, яисә башка хезмәт кешесе дип таныштырсалар, акча алыштырабаз дип, я булмаса акчага бәйле башка тәкъдим ясасалар, шулай ук ышанмагыз. Бу - алдау. Андыйларны ишек бусагасыннан да атлатып кертмәгез.

Уяу булыгыз, шомафилар корган тозак ятьмәсенә эләкмәгез!

Мошенниклар хакында нинди дә булса мәгълүматыгыз бар икән, 02, 6-95-02, 6-96-02 телефоннары аша эчке эшләр бүлегенең дежур частена шылтыратыгыз (тәүлек әйләнәсенә эшли). Сезнең бу ярдәмегез кемнедер бәладән коткарып калырга да булышыр.

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: