Бөгелмә авазы

Сак булыгыз, карак филләр!

Тайландта урып-җыю эшләренең кызган мәле. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре ананас, манго ише җимеш җыя, алар төялгән машиналар белән юллар тулган. Шушы ыгы-зыгыдан кыргый филләр файдаланып калырга ашыга - алар уңыш төялгән машиналарны баса. Моны бик хәй­ләкәр эшлиләр: башта ата фил машина юлына аркылы төшә, шуны гына көтеп торган башкалары агачлык арасыннан...

Тайландта урып-җыю эшләренең кызган мәле. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре ананас, манго ише җимеш җыя, алар төялгән машиналар белән юллар тулган. Шушы ыгы-зыгыдан кыргый филләр файдаланып калырга ашыга - алар уңыш төялгән машиналарны баса.

Моны бик хәй­ләкәр эшлиләр: башта ата фил машина юлына аркылы төшә, шуны гына көтеп торган башкалары агачлык арасыннан килеп чыга һәм хортумы белән машинадан җимеш урлый башлый. Бер машина водителе караклардан качып котылырга булган. Ул машинасын урау юлдан алып китмәкче булып кузгалган һәм шунда бер зур олы фил аның кабинасына китереп тондырган. Бер сәгатьтән аңа яныннан узып баручы полиция хезмәткәрләре ярдәмгә килгән - алар филләрне куып җибәргән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: