Бөгелмә авазы

Сак булыгыз: дуңгыз гриппы күршеләрдә

Шушы көннәрдә Әлмәттә 226 кеше шәһәрнең дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән.

Шуның 70 проценты 14 яшькә кадәрге балалар. 28 гыйнварда сезонлы Н1N1 гриппы белән авыруның ике очрагы теркәлгән. Диагнозлары расланган. Болар - бер бала белән 30 яшьлек хатын-кыз. Алар хастаханәгә салынган. Дәвалау үтәләр. Бу хакта ӘМР Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез: прививка ясатмаганнар куркыныч төркеменә керә.Табиблар әлегә Әлмәттә эпидемия күзәтелмәвен әйтә. Аның кискенләшүе февральгә туры килер диләр.

 

 
 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: