Бөгелмә авазы

Сак булыгыз! Һава торышы бозыла!

Бүген кичке 18.00 дән алып, 13 декабрьнең 18.00 нә кадәр Татарстанда начар һава торышы көтелә. Шуңа күрә республиканың гидрометеорология үзәге халыкны юлларда сак булырга чакыра.

Татартан синоптиклары китергән мәгълүматларга караганда, бүген кич республикада көчле җил чыгачак. Аның тизлеге секундына 15-18 километр (!) булыр дип фаразлана. Шул ук вакытта көчле буран чыгуы да ихтимал. Шуңа күрә юлга чыгудан сакланагыз! Ник дигәндә, буран вакытында алдагы 1-2 километр ара гомумән дә "күздән югалырга" мөмкин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: