Бөгелмә авазы

С. Миңлекәйгә багышланды

Күптән түгел шәһәребезнең 14 нче татар гимназиясендә Сәхаутдин Миңлекәйгә багышланган зур кичә узды.

Сиринә ХӘМИДУЛЛИНА,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Иң беренче, гимназия укытучылары һәм укучыларының тырышлыгы мактауга лаек икәнен билгеләп үтми мөмкин түгел. Фәнни-гамәли конференция югары дәрәҗәдә оешканлыгы белән аерылып торды. Бу чарада шәһәр һәм районыбыз авыллары мәктәпләрендә укучы балалар катнашты. Чыгыш ясаучылар проектларын яклауга бик җентекле әзерләнгәннәр иде, шуңа күрә күренекле шәхес турында укучыларның үзләренә генә түгел, без укытучылар өчен дә бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр. Сүз уңаеннан, укучым Олег Җангиров та үз чыгышына югары бәя алды. Бу чарада Сәхаутдин Миңлекәйнең мәгърифәтче, тәрбияче-педагог, шагыйрь, дидактик материаллар язучы һәм Бөгелмәдә беренче балалар йортын ачучы буларак эшчәнлеге киң яктыртылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: