Бөгелмә авазы

“Һәрвакыт бәхетле яшәгез!”

Урамда көз. Агачларда яфраклар тын гына серләшә, табигать кышкы йокыга әзерләнә.

Илебездә шундый матур октябрь аенда  Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкәннәр – безнең кадерле  әби-бабаларыбыз, апа-абыйларыбыз, озын гомер юлы узган туганнарыбыз.

Без балачактан  өлкәннәрдән милли  тәрбия алып үсәбез, алар һәрвакыт үрнәк. Яшь буында әбиләр сөйләгән әкиятләр аша туган җиргә мәхәббәт тәрбияләнә. Бабайларыбыз көчле, гадел булырга, якыннарының саклаучысы-яклаучысы булырга өйрәтә. Әби- бабаларыбызның эшләгән эшләре онытылырга тиеш түгел. Алар завод-фабрикалар, яңа шәһәрләр төзегән, сугышта илебезне яклаган, тылда хезмәт куйган, әти-әниләребез тәрбияләгән, безне үстергән.

Вакыт һич тә туктап тормый. Көннән-көн тизрәк уза, каядыр ашыгабыз, нәрсәдер эшләргә өлгерми калабыз... Әмма өлкәннәр турында кайгырту бер генә минутка да онытылырга тиеш түгел. Өлкәннәргә бирәчәк бурычның бер генә өлеше ул.

Октябрь аенда билгеләп үтелүче бәйрәм - өлкән буынга рәхмәт әйтү, аларга ярдәм итү, яратуыбызны, хөрмәтебезне белдерү өчен бик кулай бәйрәм.

Шушы зур бәйрәм көннәрендә безнең “Аҗаган” яшүсмерләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр  “Яратып эшләдек” дип аталган акция әзерләделәр һәм уздырдылар. Акция барышында балалар өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребезгә үз куллары, иң изге теләкләр, иң изге хисләр  белән ясалган истәлекле бүләкләр тараттылар. Өлкәннәрдән ишеткән рәхмәт сүзләре яшүсмерләр өчен зур куаныч булды.

Без күп гаиләләрдә балачактан өлкән буынга хөрмәт тәрбияләнә дип ышанабыз. Киләчәктә тормышта үз урыныңны табарга, үз балаларыңа дөрес тәрбия үрнәге бирүдә  бу бик мөһим. Һәм бу эшне алып баруда тәрбиячеләр: А. Воробьёва, А. Сыченко, И.Кириллова, Р. Голышкина, Р. Фәйрушина, Э. Хәбибуллина һ.б.ның роле зур.

 

  

          Л. ЛЫКОВА, яшүсмерләр үзәге директоры

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: