Бөгелмә авазы

Һәрвакыт истә

1941 - 1945 еллардагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышыннан безне 72 ел гомер аерып тора. Еллар үтсә дә, нацистларның кешелек дөньясына карата кылган коточкыч вәхшилекләре-җинаятьләре халыклар хәтерендә һич җуелмый, һаман саклана. Людмила ВАРЛАМОВА, Иске Сумароково күпфункцияле үзәк мөдире. Апрель аенда БМО карары белән билгеләп үтелә торган бер көн бар: Халыкара фашист...

1941 - 1945 еллардагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышыннан безне 72 ел гомер аерып тора. Еллар үтсә дә, нацистларның кешелек дөньясына карата кылган коточкыч вәхшилекләре-җинаятьләре халыклар хәтерендә һич җуелмый, һаман саклана.

Людмила ВАРЛАМОВА,
Иске Сумароково күпфункцияле үзәк мөдире.

Апрель аенда БМО карары белән билгеләп үтелә торган бер көн бар: Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне ул. Кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугыш нәтиҗәсендә, шул концлагерьларда ерткычларча җәзаланган, үтерелгән миллионлаган корбаннарны искә алу өчен билгеләп үтелә ул.

Үзәкләштерелгән район клублар системасының Иске Сумароково күпфункцияле үзәгендә "Живи и помни" дигән мәгълүмат сәгате дә шул кайгылы датага багышлап оештырылды. Чара барышында 1945 елның 11 апрелендә, Совет армиясенең якынлашуын ишеткән Бухенвальд лагере тоткыннарының баш күтәрүе турында, ә тагын коточкыч шартларда тоту, авыр хезмәт, чын мәгънәсендә, үлгәнче эшләтү, ачлык, чирләр, күптөрле газаплар белән интектерү, тереләй яндыру нәтиҗәсендә, һәр көн саен меңнәрчә әсирнең гомерен өзгән үлем лагерьлары - Дахау, Майданек, Освенцим турында да күп мәгълүмат бирелде.

Очрашуда татарның мәшһүр шагыйре Муса Җәлил шигырьләре яңгырады.

Чара ахырында концлагерьларда гомерләре өзелгән барлык корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдык.

Киләчәктә андый коточкыч вакыйгалар кабатланмасын өчен хәзер әлегедәй чаралар оештыру бик файдалы: очрашуда катнашкан һәркем тәэсирләнгән, дулкынланган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: