Бөгелмә авазы

Руль артында хокук бозулар

Карарлар әле законлы көченә кермәгән.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе хәбәр итүенчә, 9–15 сентябрь көннә- рендә җәмәгать судьялары җиде ачык утырыш үткәргән һәм аларда исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җавапка тартылган Андрей Иванович Потемкин, Марат Фоат улы Вәлиуллин, Артур Рәшит улы Дәүләтшин, Игорь Валерьевич Чернухи, Анастасия Сергеевна Белова, Олег Владимирович Дросков, Максим Александрович Золотухин эшләре каралган.

Тәртип бозучыларның һәркайсына 30 мең сумга штраф салынган, алар 1 ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Карарлар әле законлы көченә кермәгән.
Материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия тарафыннан бирелде

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: