Бөгелмә авазы

“Рубль” белән бәйле узган елгы вакыйгалар кабатланмаячак!

Соңгы берничә айда Татарстан икътисадында шактый уңай үзгәрешләр күзәтелә. 2015 ел республика өчен көтелгәннән күпкә яхшырак тәмамланырга мөмкин, дип фаразлый белгечләр. Хәер, Россия һәм Төркия арасындагы аңлашылмаучанлык Татарстан икътисадына тискәре йогынты ясамый калмаячак...


Бу турыда "РБК Татарстан" мәгълүмати агентлыгы уздырган түгәрәк өстәлдә "Альпари" компаниясенең әйдәп баручы аналитигы Анна Кокорева белдерде.
Икътисад үсеш күрсәтә башлаган
Билгеле булганча, 2015 елда Россия икътисады шактый катлаулы чор кичерде. Ел нәтиҗәләре буенча белгечләр тарафыннан сөендерерлек фаразлар әйтелмәде. Бактың исә, ел ахыры россиялеләр өчен шактый күңелле сюрприз әзерләгән икән. Белгечләр сүзләренә караганда, ил икътисады 2015 елны көтелгәннән шактый уңышлырак тәмамларга мөмкин.
- Сентябрь аенда Россиядә тулаем эчке продукт күләме акрынаю процессы бераз тукталды. Икътисад, киресенчә, үсеш күрсәтә башлады. Белгечләр бу күренешне үзебездә җитештерелгән продукциягә ихтыяҗ арту белән аңлатты. Беренче чиратта, сәнәгать продукциясенә сорау күбәйде. Бу күренеш Россиянең алдынгы компанияләренең илдәге катлаулы вәзгыятькә җайлашулары турында сөйли. Валюта базарындагы хәлләр, рубль курсының тотрыксызлыгы - әлеге вәзгыять аларны элеккеге кебек үк куркуга салмый. Шул рәвешле, без узган ел Россия җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән кризиска каршы планның беренче уңай нәтиҗәләрен күрәбез, - дип ассызыклады Анна Кокорева.
Әлбәттә, икътисадтагы уңай күренешләр илдә инфляция үсеше акрынаюга китерә. Билгеле булганча, хәзерге вакытта инфляция дәрәҗәсе якынча 15 процент тәшкил итә. Бу, беренче чиратта, халык тормышына тискәре йогынты ясый. Аның каравы, Үзәк Банк киләсе елда әлеге күрсәткеч 10 процентка кадәр кимиячәк дип фаразлый...
- Бу сүзләрнең, чыннан да, дөреслеккә туры килүе бар. Ник дигәндә, икътисад дөрестән дә тотрыклыланды. Әлбәттә, ел азагына икътисад бераз көчсезләнәчәк әле. Хәзерге вакытта халык узган елгы кебек рубльгә бәя төшүне көтә. Хәер, безнең фаразлар буенча узган елгы күренешләр кабатланмаячак! - дип ышандырды белгеч.
Нефтькә бәя нинди булачак?
Кызганыч, Россия икътисадындагы уңай күренешләр рубль курсында чагылыш тапмаган әле. Хәер, тиздән бу өлкәдә дә алга китеш күзәтелергә мөмкин.
- Безнең илдә валюта курсы турыдан-туры нефтькә бәяләр белән бәйле. Әгәр дә 2016 елда нефтьнең бер барреле 50 доллар дәрәҗәсендә сакланса, "рубль" әллә ни зур үсеш күрсәтә алмаячак. Тагын бер фараз: киләсе елда нефть бәясе 40 долларга кадәр төшәргә мөмкин. Тик мондый вәзгыять озак саклана алмаячак. Ник дигәндә, "кара алтын"га бәя төшүне беркем дә теләми, - дип дәвам итте сүзен Анна Кокорева.
Башка төрле фараз да бар. Аның буенча, киләсе елда нефть бәясенең 60 долларга кадәр күтәрелүе мөмкин. Беренче чиратта, бу - дөньякүләм икътисади үсеш темплары кимү һәм нефть тармагына килә торган инвестицияләр күләме азаю белән аңлатылачак. Сүрия һәм Төркия белән бәйле вакыйгалар да нефтькә бәя күтәрелүгә китерер дип фаразлана. Хәер, бу турыда сөйләргә иртәрәк әле...
Төркия булмаса...
Татарстан икътисадына килгәндә, республикада бу тармак шулай ук яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтә. Сәнәгать җитештерүчәнлегенең октябрь аенда 6,2 процентка үскәнлеге билгеле. Гыйнвар-октябрь айларында исә республикада җитештерү темплары узган ел белән чагыштырганда нибары 0,4 процентка гына кимегән. Хәер, инфляция белән бәйле вәзгыять бер дә сөендерерлек түгел: хәзерге вакытта ул 13,1 процент тәшкил итә.
- Ноябрь-декабрь айларында республиканың макростатистик күрсәткечләре тагын да яхшырачак. Ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүчәнлеге 0,5 процент дәрәҗәсендә үсеш күрсәтергә мөмкин. Инфляция исә күп дигәндә 12,9 процентка кадәр генә кимиячәк, - дип фаразлады аналитик.
Хәер, Татарстан икътисадына башка бер вәзгыять начар тәэсир ясар дип уйланыла. Әлбәттә, бу - Россия һәм Төркия арасында килеп туган аңлашылмаучанлык.
- Хәтерләсәгез, Төркия һәм Татарстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр Минтимер Шәймиев Президент булып торган чорда ук формалаша башлаган иде. Хәзерге вакытта ике республика арасындагы сәүдә әйләнеше якынча 700 миллион доллар тәшкил итә. Төркия - Татарстанның чит илдәге төп партнеры. Әлбәттә, әлеге ил белән мөнәсәбәтләр начараю республика икътисадына тискәре йогынты ясамый калмаячак, - дип белдерде Анна Кокорева.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: