Бөгелмә авазы

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан – Россиянең автомобиль төбәкләренең берсе”

Республикада авто-спорт сезонына йомгак ясалды.

Без киләчәктә дә Татарстан Республикасы автомобиль спортына ярдәм итәргә тиеш. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Татарстан Республикасы авто-спорт сезонына йомгак ясау буенча традицион тантанада хәбәр итте. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясе президенты Иван Егоров, Татарстан Республикасы автоспорт пилотлары һәм ветераннары катнашты. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Автомотоспорт федерациясен 20 еллыгы белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге спорт төрен үстерү белән элегрәк тә шөгыльләнгәннәр, әмма 1995 елда сизелерлек нәтиҗәләр бирүче адымнар ясалган. «Бүген Татарстан - Россиянең иң автомобиль төбәкләреннән берсе. Без узышучыларыбызның уңышлары белән горурланабыз, бигрәк тә бу - «КАМАЗ-Мастер», автокросстагы, ралли-кросстагы уңышлар. Безнең ике автомобиль заводыбыз бар, без - куәтле машина төзелешенә ия республика», - дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, булачак спортчыларга аерым игътибар бирергә кирәк. «Пилотлар белән эшләүне картинг-мәктәпләрдән башларга, күнегүләр өчен яхшы мәйданчыклар булырга тиеш. Кышкы узышларга ярдәм күрсәтү зарур. Бу - яшьләребезне булган мөмкинлекләребез белән таныштыру өчен реаль чаралар. Барысы да узышчы булып китмәс, кайберләре техник һөнәрләр дә сайлар. Әмма сезнең үрнәк бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Президенты «КАМАЗ-Мастер» командасы казанышларын аерым билгеләп үтте. Чаллы мәйданчыгы - бөтендөнья дәрәҗәсендәге пилотлар әзерләү өчен бик шәп нигез, диде Рөстәм Миңнеханов. Аннары ул Татарстан Республикасы автомотоспортның иң яхшы вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шуннан соң тантанада катнашучылар алдында Иван Егоров чыгыш ясады. Ул шулай ук барысын да Татарстан Автомотоспорт федерациясен 20 еллыгы белән котлады һәм Рөстәм Миңнехановка даими ярдәме өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: