Бөгелмә авазы

Рәсми хәбәрләр

II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының XXXVIII берләштерелгән сессиясе КАРАРЛАРЫ

1 нче карар
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында
2003 елның 6 июнендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы №131 нче Федераль Законның 37 нче маддәсенә, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Уставының 34 нче
маддәсенә нигезләп һәм тәкъдим ителгән кандидатуралар конкурс комиссиясе тарафыннан тикшерелгәч, ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Бөгелмә шәһәр Советы карар бирде:
1. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп Алексей Юрьевич Белодуровны билгеләргә.
2. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен үтәүгә 2014 елның 9 июленнән керешергә.
3. Бөгелмә шәһәре мэрына - Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе белән контракт төзергә.
4. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары И.Б. Беловага йөкләргә.
И. КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы.
3 нче карар
Гаммәви тыңлаулар билгеләү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына, 2003 елның 6 ок-тябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оеш-
тыруның гомуми принциплары турында"гы №131 нче Федераль Законга туры китереп, Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге Уставы һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә таянып, Бөгелмә шәһәр Советы карар бирде:
1. Түбәндәге адреслар буенча урнашкан капиталь төзелеш объектларына һәм җир участокларына шартлы файдалануга рөхсәт бирү турында һәм рөхсәт ителгән төзелеш параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү турында халык инициативасы белән үткә-релә торган гаммәви тыңлаулар уздыруны билгеләргә:
1.1) Пётр Ненастин урамы, 43/1 - төзелеш өчен рөхсәт ителә торган чик параметрлардан тайпылуга рөхсәт бирү өчен;
1.2) "Зёрнышко" бакчачылык шир-кәте - бер гаиләгә йорт яны участогы булган коттедж тибындагы аерым торак йорт төзү өчен;
1.3) Иван Гончаров урамы, 10/6 - кафе урнаштыру өчен;
1.4) Газинур Гафиятуллин урамы, 14 нче йорт, 53 нче квартир - азык-төлек кибете урнаштыру өчен;
1.5) Фридрих Энгельс урамы, 42/1 - автоюгычы һәм азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итү кибете булган техник хезмәт күрсәтү станциясе төзү өчен.
2. Гаммәви тыңлауларны 2014 елның 13 июлендә 14 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча Бөгелмә муниципаль районы муниципалитеты бинасында уздырырга: Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт.
3. "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш комиссиясенә - гаммәви тыңлауларны Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә туры китереп уздырырга.
4. Бөгелмә муниципаль районы "Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе" муниципаль унитар предприя-тиесенә гаммәви тыңлауларга куела торган мәсьәләләргә кагылышлы экспозицияләр урнаштыруны, физик һәм юридик затлардан тәкъдимнәр, рекомендацияләр, заявкалар кабул итүне муниципалитет бинасында оештырырга тәкъдим итәргә. Адрес: Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт.
5. Карарны күмәк мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының "Интернет" чел-
тәрендәге рәсми порталына куярга.
6. Карарның үтәлешенә контрольлек итүне Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары И.Б. Беловага йөкләргә.
И. КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә шәһәре мэры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: