Бөгелмә авазы

Рәшит Шамкай инфаркт кичергән

Шушы көннәрдә Рәшит абыйга инфаркт булган. Бу хакта "Акчарлак"ка сылтама белән "Самар татарлары" язып чыккан.

Тулаем алганда, мәгълүмат чыганагында хәбәр болайрак бәян ителә:

"Шалтыраткач, телефонны кызы Гөлнара ханым алды. "Әтине бүген (14 декабрь) реанимациядән палатага чыгаралар. Әле менә шуны көтеп утырам. Ятып арыган инде, урынында тәгәрәп йөри башлады, - диде ул. Бер-ике сәгатьтән Рәшит абый үзе шалтыратты.

- 7нче хастаханәдә ятам. Тәрәзәдән өебез күренеп тора. Үземне яхшы хис итәм инде хәзер. Концертларга шулай итеп нокта куелды менә. "Булды, ял ит", дигәндер Ходай, - диде юмор остасы".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: