Бөгелмә авазы

Россиядә телефон аша реклама таратуның яңа ысулын уйлап тапканнар

Россиядә спам - теләк белдермәгән кешеләргә реклама яки коммерция юнәлешендәге башка төр хәбәрләрне юллауның яңа ысулын уйлап тапканнар. Һә ул илдә көннән-көн киңрәк кулланыла бара икән. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Система автоматлаштырылган: ул телефон номерын җыя һәм бер тапкыр шалтырау белән элемтә өзелә. Абонентның кәрәзле телефоны экранында таныш булмаган...

Россиядә спам - теләк белдермәгән кешеләргә реклама яки коммерция юнәлешендәге башка төр хәбәрләрне юллауның яңа ысулын уйлап тапканнар. Һә ул илдә көннән-көн киңрәк кулланыла бара икән. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

Система автоматлаштырылган: ул телефон номерын җыя һәм бер тапкыр шалтырау белән элемтә өзелә. Абонентның кәрәзле телефоны экранында таныш булмаган номердан алынмый калган чакыру пәйда булачак. Әгәр дә телефон хуҗасы әлеге номер буенча шалтыратса, җавапка реклама хәбәре ишетәчәк.

Telecom Daily компаниясе бу уңайдан үз тикшерүен уздырып караган: әлеге төр спам белән Россиядә яшәүчеләрнең 65 проценты очрашкан инде. Соңгы ярты елда шундый реклама тарату очраклары 50 процентка арткан. Монополиягә каршы федераль хезмәттә әйтүләренчә, гамәлдәге кануннар спамның мондый төренә каршы килми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: