Бөгелмә авазы

Россиядә мәктәп телевидениесе булдырылачак

Балалар үзләре ил, дөнья, төбәк яңалыкларын мәктәптән трансляцияли алачак. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева бу проектның сентябрьдән эшли башлавын белдерде. "Мәктәп телевидениесе ике төп аспекттан торачак. Беренчесе - бөтен илгә кагылышлы программа, яңалыклар, тәрбияви әһәмияткә ия сюжетларны үз эченә алса, икенчесе мәктәп тормышын яктыртуны күз уңында тота", -...

Балалар үзләре ил, дөнья, төбәк яңалыкларын мәктәптән трансляцияли алачак.


Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева бу проектның сентябрьдән эшли башлавын белдерде. "Мәктәп телевидениесе ике төп аспекттан торачак. Беренчесе - бөтен илгә кагылышлы программа, яңалыклар, тәрбияви әһәмияткә ия сюжетларны үз эченә алса, икенчесе мәктәп тормышын яктыртуны күз уңында тота", - диде министр.

Аның белдерүенчә, проект зур чыгымнар сорамый. Мәктәп телевидениесе өчен кыйммәт техника кирәкми, трансляция өчен зур экран һәр мәктәптә бар.

http://kiziltan.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: