Бөгелмә авазы

Россия Президенты Указы нигезендә Татарстан Пенсия фонды 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә өстәмә 10 мең сум акча түләячәк

10 мең сум күләмендә өстәмә акча алу өчен әти-әниләргә һәм опекуннарга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми, акча автомат рәвештә күчерелә.

16 яше тулмаган балалар тәрбияләүче ата-аналарга, опекун яисә попечительләргә, 16 яшькә кадәрге баланы уллыкка алучыларга июль аенда балаларның һәркайсына унар мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. РФ Президентының 2020 елның 7 апрелендә чыгарган “Балалары булган гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында”гы 249нчы Указы нигезендә, бу акча агымдагы елның апреленнән һәм июнь аеннан 3 яшькә кадәрге балаларга – 5 мең сум, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сум күләмендә акчалата түләүләргә өстәмә рәвештә бирелә.

Әлеге өстәмә ярдәмнең үзенчәлеге шунда: бу акчаны  сорап, беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Пенсия фонды, 5 һәм 10 мең сум түләү турындагы элекке карарларга нигезләп, бу түләүне дә рәсмиләштерә һәм акчаны үзе күчерә.

“Моңа кадәр 3 яше тулмаган балаларга 3 ай дәвамында 5әр мең сум, 16 яшькә кадәрге балаларга берьюлы түләнә торган 10 мең сум акчаны алган ата-аналар һәм әлеге категория балаларның опекуннары бу төр акчалата ярдәмне автомат рәвештә алачаклар, Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми”, – дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Әлегә кадәр 3 яшькә кадәрге яки 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле акча түләүне сорап мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрдәге балаларга 10 мең сум өстәмә акча әти-әниләр яки опекуннар беренче төр ярдәмне сорап язганнан соң гына түләнә. Гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә, димәк моңа кадәр әле өч айлап вакыт бар. Гариза буенча уңай карар чыгарылган очракта, өстәмә 10 мең сум акча бернинди тоткарлыксыз күчерелә.

Кабат искәртәбез, 10 мең сум күләмендә өстәмә акча алу өчен әти-әниләргә һәм опекуннарга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми, акча автомат рәвештә күчерелә.

Әти-әниләргә ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында әлеге мәсьәләгә кагылышлы сораулар һәм җаваплар урнаштырылган.

Елена АНОШИНА,

персональ исәп һәм иминиятләштерелгән затлар белән эшләү бүлеге начальнигы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: