Бөгелмә авазы

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ике "кайнар линия" эшләтеп җибәрде

Агымдагы елда югары уку йортларына көндезге бүлеккә укырга керүче абитуриентлар өчен 410 бюджет урыны билгеләнгән. Моннан кала бюджеттан тыш, читтән торып уку бүлекләрендә, техникум һәм көллиятләрдә урыннар каралган. Абитуриентларга тиз арада мәгълүмати ярдәм күрсәтү максатыннан, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елда югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларына кабул...

Агымдагы елда югары уку йортларына көндезге бүлеккә укырга керүче абитуриентлар өчен 410 бюджет урыны билгеләнгән. Моннан кала бюджеттан тыш, читтән торып уку бүлекләрендә, техникум һәм көллиятләрдә урыннар каралган. Абитуриентларга тиз арада мәгълүмати ярдәм күрсәтү максатыннан, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елда югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларына кабул итү кампаниясе буенча ике "кайнар линия" эшләтеп җибәрде.

Кайсы регионда яшәүгә карамастан, кызыксындырган сорауларны бердәм телефон номерына шылтыратып бирергә мөмкин: 8 (495) 539-55-20.

Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен аерым линия булдырылган. Шылтыратулар Россия территориясе буенча бушлай булган телефон номеры аша кабул ителә: 8 - 800- 1000-527. Ике "кайнар линия" дә 2015 елның 1 октябренә кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: