Бөгелмә авазы

Россия көнендә паспортлы булдылар

9 июнь көнне шәһәребезнең ЗАГС бинасында 14 яше тулган яшь бөгелмәлеләргә паспорт тапшыру тантанасы узды. Яшҗләрне бу истәлекле көн белән тәбрикләр өчен Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Илвира Сәгъдиева, Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе Бөгелмә районы вәкиле Ирина Подгорнова һәм "Яшь гвардия" Бөтенроссия оешмасы Бөгелмә җирле...

9 июнь көнне шәһәребезнең ЗАГС бинасында 14 яше тулган яшь бөгелмәлеләргә паспорт тапшыру тантанасы узды.

Яшҗләрне бу истәлекле көн белән тәбрикләр өчен Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Илвира Сәгъдиева, Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе Бөгелмә районы вәкиле Ирина Подгорнова һәм "Яшь гвардия" Бөтенроссия оешмасы Бөгелмә җирле бүлеге штабы начальнигы Алексей Мухалёв килгәннәр иде.

Тантаналы шартларда узган чарада чыгыш ясап, Алексей Сергеевич яшьләргә эчкерсез теләкләрен ирештерде:

-Киләчәктә яхшы укыгыз, үз илебезнең патриотлары булыгыз! - диде.

Аннары илебезнең төп документына ия булган малай-кызларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: